Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Язмышлар

Укытучы булып яши ул!

Инде 25 елдан артык Рузалия Салих кызы Садретдинова һәр көн иртән яраткан укучылары янына ашыга.

Адәм баласы, дөньяга аваз салган көннән башлап, соңгы көнгә кадәр, тормыш дигән зур диңгездә йөзәргә өйрәнә. Тормышта кеше нәрсәгәдер ирешкән икән, моның өчен ул, иң беренче чиратта, әти-әнисенә һәм укытучыларына бурычлы. 
Инде 25 елдан артык Рузалия Салих кызы Садретдинова һәр көн иртән яраткан укучылары янына ашыга. 

– Бу һөнәрне сайлавыма нәрсә этәргеч булгандыр, хәзер төгәл генә хәтерләмим дә. Бәлки, балачак иленнән аерыласы килмәү теләге көчле булгандыр, әллә үземнең укытучыларга булган тирән ихтирам хисеме? Рус теле укытучыбыз Ризидә апа Гомәр кызы дәресләрен көтеп ала идем мин. Татар теле һәм әдәбиятына Флюра апа дәресләрендә гашыйк булдым. Аларны мин бүген дә тирән ихтирам, хөрмәт белән искә алам, – ди Рузалия Салиховна.

Ничек кенә булмасын, ул үзенең тормыш кыйбласын дөрес сайлаган. Рузалия – балаларның яраткан укытучысы. Ул һәрвакыт алар арасында. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, укучыларда туган телгә ихтирам уяту, сәнгатьле итеп укырга, сөйләргә, дөрес язарга өйрәтүне ул үзенең төп бурычы итеп саный. «Әдәбиятны сәнгатьнең аерылгысыз бер өлеше итеп укыту» дип аталган методик максатына ирешер өчен, Рузалия Салиховна бөтен көчен куя: балалар белән бергәләп сценарийлар яза, Хәлил кебек уйнарга, Галиябану кебек җырларга өйрәтә. Үзе искиткеч матур моңлы тавыш белэән җырлый да.

Рузалиянең гаиләсе дә җырлы-моңлы гаилә шул. Бүген дә мәктәптәге, Мәдәният йортындагы бер генә бәйрәм, юбилей да Рузалия Салиховнадан башка узмый.

Укытучы – иң беренче чиратта, балаларның керләнергә өлгермәгән, чиста, ак кәгазьдәй саф күңелләренә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы. Бүгенге заман күзлегеннән чыгып карасаң, бу һөнәр җиңелләрдән түгел, ләкин Рузалия Салих кызы үз эшен яратып башкара, шуңа күрә хезмәтеннән канәгатьләнү алып яши. Районда ул үз эш алымнары булган алдынгы укытучыларның берсе.  
Укучыларның белем сыйфаты югары булу – укытучының педагогик эшчәнлеге нәтиҗәсе булып тора. Төрле республикакүләм фәнни-гамәли конференцияләрдә, ел саен үткәрелә торган “Җәлил укулары”,”Алиш эзләреннән”, ГабдуллаТукайга багышланган “Тукай укуларында”, төрле чараларда, район олимпиадаларында мөгаллимәнең укучылары үзләренең уңышлары белән куандырдылар. Шәкертләре дә үзе кебек һәрвакыт яңалыкка, югарыга омтылалар.

Рузалия Салих кызы татар мәгърифәтчеләре, әдипләренә багышланган педагогик укулар лауреаты, Габдулла Тукайга багышланган XIII республикакүләм укулар призеры. Укытучы гамәли конференцияләрдә җиңүче, призерлар әзерләгәне өчен Мәгариф министрыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 

Рузалия Салиховнанын кызы һәм улы да узе кебек тырыш. Гөлгенә уңышлы гына югары уку йортын тәмамлады. Улы Рияз төп мәктәпне бик яхшы билгеләренә бетереп, укуын дәвам итә. Мәктәп тормышында бик тә актив катнаша. Төрле республика, районкүләм гамәли конференцияләрдә катнашып,  алдынгы һәм призлы урыннар яулый. Рияз биология, тормыш иминлеге нигезләре, татар, рус теле буенча район олимпиадалары җиңүчесе. Ике ел рәттән биология фәне буенча республика олимпиадасында призер булды. 

...Быел да Рузалия Салиховна улы белән алтын көзгә, тулышып пешкән балан-миләшләргә сөенеп, көн саен мәктәпкә җыена. Анда исә аны яраткан эше, укучылары көтә. 

Венера Казакова, Көек мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев