Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Тукайдан Фәгыйлә Әхмәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Тормыш юлы җиңел булмаса да, авырлыклардан курыкмаган ул.

Тукай авылында гомер кичерүче Фәгыйлә апа Әхмәтҗанова шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аның язмышы да шул авыр елларда яшәгән кешеләрнең язмышына охшаган. 1941 елда Мәскәү тирәсендә һәлак булган әтисе Зиннәтнең бөтен гаиләсе белән фронтка озатуларын ул әле дә яхшы хәтерли.

Әнисе Миңлебаянга биш бала үстерү бер дә җиңел булмаган. Шуңа күрә әнисенә ничек тә булса ярдәм итү өчен дүртенче сыйныфтан соң Фәгыйлә фермада сыер савучы булып эшли башлый. Башка авылдашлары белән бергә, күрше Әлки районына урман әзерләүгә дә җибәрәләр аны.

1947 елда ул Иске Спас авылында тракторчылар курсын тәмамлый. Бернинди эштә дә ир-атлардан калышмый. Аңа колхоз идарәсе исеменнән берничә тапкыр рәхмәт белдерелә. Сынауларга ныклыгы аңа гомер буе юлдаш була, барлык кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.

Юбилярны гомер бәярәме белән котларга Спас районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рушания Закирова, район ветераннар советы рәисе Татьяна Бурумова, Ким авыл җирлеге башлыгы Валентин Синчугов, балалары, туганнары, якыннары килде.

Фәгыйлә апага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, Спас районы башлыгы Фәргать Мөхәммәтовның котлау телеграммаларын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Фәгыйлә Зиннәтовнаны юбилее белән котлап, аңа сугыш чорында һәм сугыштан соңгы авыр еллардагы фидакарь хезмәте өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, озын гомер, сәламәтлек һәм якыннарының җан җылысын теләделәр.

юбилей 90

Сүз уңаеннан, ул биш бала тәрбияләп үстергән. Ә хәзер аның 11 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.

Фәгыйлә апа бүгенге көндә дә күел күтәренкелеген югалтмый. Кунакларга ул гармунга берничә татар җырын җырлап күрсәтте. Ә кунаклар, саубуллашканда, ак әбинең 95 яшьлеге белән дә килеп котларга сүз бирделәр.

(Фәгыйлә апа турында тулырак язманы "Яңа тормыш" газетасының 13 апрель санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев