Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Тормышын балаларга багышлаган

Тракторный посёлогында гомер кичерүче Анна Максимовна Андронованың 11 баласы, 24 оныгы һәм 19 оныкчыгы бар. Күптән түгел ул үзенең сиксән яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ирина Телицына.
"НЖ".
Анна узган гасырның утызынчы елларында Антоновка авылында туып, тату гаиләдә үсә. Әти-әнисе үз хуҗалыкларын тота, балалар да кечкенәдән үк эшләп үсәләр. Тормышлары бер көйгә барганда, сугыш башлана һәм әтисен фронтка алалар. Алар әнисе, сеңлесе белән башта Луговойга, ә аннары Тракторный посёлогына күчеп китәләр.
Әнисе бер эштән дә курыкмый. Никадәр кыен булса да, терлек-туар асрыйлар, шуңа күрә ачлык афәтен күрергә туры килми. Шул сугыш аркасында Анна Максимовна укый да алмый кала. Дөрес, мәктәпкә йөрсә дә, ничә класс бетергәнен хәзер хәтерләми дә. Әтисенең сугыштан кайтуын ул түземсезлек белән көтә. Чынлап та, аларга әтиләрен күрергә насыйп була, ул сугыштан исән-сау кайта...
Ул чор балалары нужа арбасына бик иртә җигеләләр. Терлекләргә печән хәзерләү, ягарга урманнан ботак ташу, өй җыештыру, бала карау - болар барысы да балалар өстендә була. Авыр эшкә дә түзәргә була, ләкин туйганчы ашарга булмавы аларның үзәкләренә үтә. Башкаларның хәле аларныкыннан да авыррак була.
Еллар үтә. Үсеп буйга җиткәч, кызга Андроновлар гаиләсендәге бер егетнең күзе төшә. Өйләнешеп, кырык ел иңгә-иң куеп, шатлыкларны да, кайгыларны да уртаклашып яшиләр. Башта әти-әниләре белән торырга туры килә. Бер-бер артлы балалары туа. Унҗиде кешедән торган бу гаилә бернинди эштән дә куркып тормый. Анна Максимовна сүзләренә караганда, өйдә һәрвакыт татулык хөкем сөргән.
Ә кичләрен, йорт эшләрен бетергәч, җыелышып җырларга яратканнар.
Безнең әңгәмәгә Анна Максимовнаның каенсеңеле Анна Зеленовская да кушылды: "Киленебезнең холкы тыныч, ипле. Гомер буе мин директор булып эшләгән мәктәптә ул техничка булып эшләде. Аның үз гомерендә тавыш күтәрүен, кешегә тупас сүз әйтүен хәтерләмим. Әти-әни дә аны башкаларга караганда да ныграк яратты".
Андроновлар районда иң тәҗрибәле механизаторлар буларак билгеле. Тормыш иптәшенең вафатына инде егерме ел вакыт үтсә дә, Анна Максимовна аны әле дә җылы хисләр белән искә ала, кеше хәлен аңлый белә торган сабыр булды, ди ул аның турында. Ире бик эшчән, уңган кеше була. Хуҗалыктагы бөтен җаваплы эшләрне аңа ышанып тапшыралар. Җирен дә сукалаган, ашлыгын да чәчкән, урып-җыюда да катнашкан. Гаиләдә балаларга яхшы үрнәк күрсәткән, таләпчән булган. Шуңа күрә балалары да кечкенәдән эшләп үскән.
Тормыш мәшәкатьләре белән еллар үтүе сизелми дә калган. Чынлап та, ул бөтен гомерен балаларына багышлаган. Алар кешедән ким булмасын, тамаклары тук, өсләре бөтен булсын дип ишек алды тутырып мал-туар асраганнар.
Еллар үткән, балалар үсеп җитеп, туган нигездән чыгып киткән. Шау-гөр килеп торган өй бушап калган. Шулай да аларның ялгыз торганнары юк. Ташкент, Түбән Кама якларыннан, төньяктан балалары гына түгел, инде оныклары, оныкчыклары да кайтып, Анна Максимовнаны бүләкләре, уңышлары белән әледән - әле шатландырып торалар. Ә ананың иң зур теләге - балаларын, оныкларын сау-сәламәт, гаиләләрен бәхетле итеп күрү.
Анна Максимовнаның ике улы шушы ук посёлокта үз йортлары белән торалар, ә бер улы үзе белән яши. Барысы белән дә телефоннан аралашып тора. Олы кызына - алтмыш, ә төпчек улы Юрийга - утыз дүрт яшь. Тик балаларга ничә генә яшь булмасын, ана өчен алар барыбер бала булып калалар.
Бүген аларны саный башласаң, алтмыш кешегә җитәләр. Бер табынга гына сыярлык та түгел. Киләчәктә дә Анна Максимовна оныклары һәм оныкчыклары туганга шатланып, тагын озак еллар гаиләсенә күңел җылысы биреп торсын, дип телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей балалар ана