Павел Гурьянов батырлыгының тарихы турында
Язмышлар

Павел Гурьянов батырлыгының тарихы турында

Аның турында «Красная звезда» язган.

Ширбәттә Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә обелиск куелган. Һәйкәлгә Павел Яковлевич Гурьянов исеме дә язылган. 2019 елда “Красная звезда” газетасы хәбәрчесе Марина Щербакова якташыбыз горурлыгын чагылдырган язма бастырып чыгарган.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, без бу язманы сезнең игътибарга тәкъдим итәргә булдык.

«Ул җиңелүне белмәүчеләр нәселеннән.

Павел Гурьянов дошман көчле ут яудырганда Десна һәм Днепр елгалары аша кабель сузган».

Павел Яковлевич Гурьянов гомеренең бер генә минутын да бушка уздырмаган. Балачактан кул арасына кереп үскән ул, яшүсмер вакытта да бер эштән куркып тормаган. Хезмәттән тәм таба белгән. Фронтның алгы сызыгында да кыюлыгы белән аерылып торган, дошман уты астында теләсә нинди приказны үтәргә әзер торган.

Ул 1918 елның декабрендә Ширбәт (хәзерге Куйбышев районы) авылында эшче гаиләсендә туган. Әтисе бик иртә үлгән, малай кече яшьтән эшләп үскән.

Никадәр генә авыр булса да, мәктәпне ташламаган, 7 класс тәмамлаган, 1933 елда пароходчылар әзерли торган фабрика-завод мәктәбенә укырга кергән. Бер ел “Галактион” пароходында штурвальный булып эшләгән. 1936 елда Казандагы Горбунов исемендәге заводка слесарь булып урнашкан.

Кызыл Армия сафларында 1939 елда хезмәт итә башлаган. Бөек Ватан сугышына 1942 елның 3 мартында киткән.

Телефон-кабель взводы телефончысы буларак, ул Орел, Белгород һәм Курск тирәсендә барган сугышларда укчы батальонны элемтә белән тәэмин итеп торган. Шунда “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

Сержант Гурьянов Десна һәм Днепр елгалары аша элемтә линиясен сузганда ике тапкыр батырлык үрнәге күрсәтә.

1943 елның сентябрендә, Десна елгасына таба чигенгәндә, немецлар совет гаскәрләрен һөҗүменә дучар булудан куркып, елганың көнбатыш өлешенә чыгарга һәм алдан әзерләп куйган саклану корылмаларына кереп урнашырга уйлаган. Чигенгәндә күперләрне шартлатканнар.

14 сентябрь төнендә, беренче десант отрядлары Десна елгасы аша йөзеп чыккач, сержант Гурьяновка сугышчыларны элемтә белән тәэмин итү бурычы йөкләнә. Элемтәчеләрнең көймәсе булмаган, елганы кичәр алдыннан ул элемтәчеләргә яр буеннан табып алган бүрәнәләрдән сал ясарга куша. Кичкә таба сал әзер була. Элемтәчеләр төнлә белән суга кереп китә. Елгадан барганда кабельне суза. Яр буена чыгып җиткәч, элемтәчеләр 109 һәм 360нчы укчы полкны тиз арада элемтә белән тәэмин итә.

Таң алдыннан гитлерчылар кичүне көчле утка тота башлаган. Әлбәттә инде, телефон кабеле өзелгән. Сержант Гурьянов бүрәнә табып ала да, шуның белән елгага йөзеп керә, өзелгән кабельне эзли. Тиз арада таба һәм пулялар яңгыры астында кабельне ялгый. Элемтә урнаштырыла. Тик бер сәгатьтән соң аңа яңадан кабельнең өзелгән урынын эзләп суга керергә туры килә. Шулай берничә тапкыр кабатлана. Дошманны елга буеннан куып җибәргәнчегә кадәр, елгага берничә тапкыр кереп ялгый ул кабельне.

Сугышта элемтәсез булмый

Десна елгасында алган тәҗрибәсе Гурьяновка Киев тирәсендәге Днепр елгасы аша элемтә кабеле сузганда да кирәк булып чыга.

1943 елның 24 сентябрь төнендә отрядлар дошман басып алган яр буена кузгала. Сержант Гурьяновка полкны элемтә белән тәэмин итү бурычы куела.

Днепр елгасының Комарино поселогы тирәсендәге киңлеге ярты километрдан артып киткән. Бу юлы элемтәчеләргә җиңелрәк тә була әле. Алар камышлар арасында искергән балыкчы көймәсе табып алалар.

Гурьянов көймә батмасын өчен аңа бүрәнә бәйләп куя, көймәгә кабель чорналган катушка һәм телефон аппаратларын төйи.

Дошман көймәне күреп ала һәм төбәп атарга тотына. Дошман снарядлары һәм миналар шартлаудан су кайнап чыга.

Гурьянов чыбыкның бер очына авыр йөк бәйли, шуннан соң кабель су төбенә төшеп китә. Икенче элемтә линиясе су өстеннән сузыла.

Көймә тирәсендә дошман снарядлары шартлый, тик элемтәчеләрне бу бер дә куркытмый, алар эшләрен бетереп елга ярына чыга. Гурьянов үзенең сугышчыларын подразделениегә җибәрә, үзе исә көймә белән елгага кереп китә, өзелгән кабельне ялгый.

Көймә баткач, Гурьянов такта өстенә ятып Днепр елгасын биш тапкыр йөзеп чыга. Әнә шулай, гомерен кызганмыйча, ул дивизия штабын элемтә белән тәэмин итеп торган.

...1943 елның 16 октябрендә, Днепр һәм Десна елгаларын кичкәндә, дивизия штабын элемтә белән тәэмин иткәне өчен Павел Гурьяновка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

1945 елда ул демобилизацияләнә һәм Казанга кайтып эшкә урнаша.

Павел Яковлевич Гурьянов 1960 елның 16 июнендә вафат булган. Геройның туган авылы Ширбәттә аңа һәйкәл куелган.

 


Нет комментариев