Мәмдүдә Бикбулатова: Табигать – иң кадерле хәзинә
Бөек Ватан сугышы ветераны, элеккеге Спас районы Советы депутаты Мәмдүдә Бикбулатова гомер буе экология һәм мәдәниятне саклау өчен көрәшкән.
– Мин Башкортстанның кечкенә генә Иген-Елга авылында дөньяга килгәнмен, – дип сөйли Мәмдүдә Хәләфовна. – Балачагыбыз куе урманнар, шау чәчәккә коенган басулар кочагында узды. Шуңа күрә табигатькә мәхәббәт каныма сеңгән. Табигать-анабыз турында кайгырту, яклау теләге – болар барысы да тормышымның аерылгысыз өлешенә әверелде. Мәхәббәт ул соклану гына түгел. Мәхәббәтне лаеклы гамәлләр белән күрсәтергә кирәк. Әйләнә-тирә мохиткә зыян салучы кешеләрдә намус уятырга теләү – бер дә начар түгел. Тирә-як мохитне чистарак, иминрәк итәргә тырышкан кешеләрнең фикеренә колак салу зыянлы түгел бит.
Мәмдүдә Хәләф кызы 50 елдан артык производствода эшләгән, комсомол һәм совет партия аппаратының әгъзасы булган. Һәрвакыт актив, һәрвакыт бөтен тормышын багышлаган эшкә – табигатьне саклау, экологик культура һәм җәмгыять тәрбиясе өчен җан атып тора.
ВЛКСМ составында Мәмдүдә Бикбулатова хезмәттәшләре һәм фикердәшләре белән авылда культпоходлар оештырганнар, эш алдынгыларын мактап, җитешсезлекләрне тәнкыйтьләп газеталар чыгарганнар. Табигатьне үзгәртеп кору буенча планны башкару кысаларында, кырларны яклаучы урман үсентеләре утырталар, үләннәр чәчүнең әйләнешен кертәләр. Бу план әйләнә-тирә мохитне саклау һәм югары тотрыклы уңыш алу мәсьәләләрен үз эченә ала.
– Безнең эшебез нәтиҗә бирде, – дип искә ала Мәмдүдә Хәләфовна. - Бөртекле һәм яшелчә культураларының уңдырышлылыгы шактый артты, терлекчелекне үстерү өчен ныклы азык базасы булдырылды.
Бу Мәмдүдә Бикбулатовның үз тормышында Спас районы, аның табигате өчен башкарган эшләренең аз өлеше генә.
Быел Мәмдүдә Хәләф кызына 93 яшь тулса да, ул бүгенге көнгә кадәр халыкка экологик тәрбия бирү һәм мәдәният өчен көрәшә. Аның активлыгына, аек акылына хәтта яшьләр дә көнләшерлек. Ул экологик культураны үстерү буенча тәкъдимнәр кертә, барлык чараларда, концертларда катнаша, хәйрия эшчәнлеге алып бара. Узган ел «Яңа тормыш» Мәмдүдә Хәләфовна инициативасы белән һәм аның белән берлектә «Ветераннар чакыруы» мәгълүмати проектын тормышка ашырды. Аның кысаларында экологик культураны үстерү һәм милли традицияләрне саклауга ярдәм итәрлек күп кенә проектлар бастырылды. Барлык проектларның авторы – Мәмдүдә Бикбулатова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев