Мөхәррир, педагог, тәрбияче...
Уңышсызлыклардан курыкмаган кыю кеше генә зур уңышка ирешә ала.
Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән узган ел гамәлгә куелган “ШАЯН ТВ” балалар каналының оештыручысы һәм җитәкчесе Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова нәкъ менә шундыйлардан, бер нәрсә алдында да куркып кала торганнардан тугел. Куйган максатларына һичшиксез ирешә. Милләте, аның киләчәге өчен янып-көеп яши. Укучыларын-шәкертләрен дә, улы Айварны да тырыш, намуслы, җаваплы итеп тәрбияли ул.
Әнвәр ХУҖИӘХМӘТОВ,
педагогия фәннәре докторы, КФУ профессоры,
Россия Фәннәр академиясенең баш эксперты.
Балачак –
иң матур чак
Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Болгар төбәгендә туып үскән, шунда формалашкан шәхес. Ул – минем якташым, авылдашым. Без – Чәчәкле авылы балалары. Рамиләнең әти-әнисен дә, якын туганнарын да, аның барлык династиясен дә яхшы беләм. Үзем мәктәптә укыган елларда ук, әти-әнисенең тырышлыгына сокланып карый идем. Алар гомер буе колхозда, авыр хезмәттә булдылар. Рамиләләрнең йортлары мәктәп янында иде. Һәрвакыт бу нигезнең чисталыгына, пөхтәлегенә, камиллегенә, кышын кары көрәлгән, җәен балкып торган капка төпләренә, буялган тәрәзәләренә шакката идем. Бакчаларында бик күп алмагачлар, карлыганнар, чияләр үсеп утыра иде. Без инде гел: “Эх, шундый йортта яшәсәк иде”, дип сокланып карый идек.
Кыңгыраулы
мәктәп еллары
Мәктәпне тәмамлап, В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында укып чыккач, мине, яшь коммунист буларак, шушы Болгар төбәгенә җибәрделәр. Туган мәктәбемә директор итеп билгеләндем. Кайткан елны беренче сыйныфка Рамилә Сәхабетдинова укырга керде. Ул бик елгыр, тырыш, булдыклы икәнлеген кечкенә сыйныфлардан ук күрсәтте. Октябрят булды, гел “5”легә укыды. Ул елларда биш “5”ле алган саен йолдызчык бирә идек. Бүгенгедәй хәтеремдә, математикамы, татар телеме, рәсем, җыр, рус теле, нинди генә дәрес булмасын, дәфтәрләре һәрвакыт йолдызчыклар белән тулы була иде. Ә инде пионер булганнан соң, укучылар эшендә актив катнашты. Дружина эшендә алдынгы рәттә булды. Шушы активлыгын күздә тотып, без аны Бөтенсоюз пионер лагеры “Артек”ка да җибәрдек. Мәктәп каршында бик зур хуҗалыгыбыз бар иде: 5 гектарлы алма бакчасы, терлек фермасы, умарталык, урманчылык. Мәктәптә уку елларында Рамилә аларның барсында да җиң сызганып эшләде: сыер сауды, сарыклар, куяннар карады. Алма бакчасында бик тырышып, җиләк-җимеш үстерде. Җәй буе “Кече Артек” лагеренда ашханәдә дә хезмәт куйды. Мин аның мәктәп елларын хәзерге көн укучысы нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап итеп әйтер идем. Чын мәгънәсендә, рухи, әхлакый яктан дөньяда үзенең үсешен тәэмин итә алырлык бала нәкъ шушы юлны үтәргә тиеш, дип саныйм. Мәктәп елларында ук иҗади сәләте ачылды. Мәктәп стенгазетасының мөхәррире булды. Мәктәбебез һәм колхозыбыз радиосында көн саен тапшырулар оештыра иде. Күп тә уйлап тормыйча, мин аңа Казанга, университетның журналистика факультетына укырга керергә тәкъдим иттем. Сүземне тыңлады.
Студент чак –
уңышка юл
Без аңа укырга кергәндә рекомендацияләр яздык. Ул “Яшь ленинчы”, “Пионерская правда” газетасының, “Ялкын” журналының актив хәбәрчесе иде. Аның портфолиосы тау хәтле булды. Журналистика факультеты деканы Флорид абый Әгъзәмов, шуларны күреп: “Әйе, бу бала нәкъ безнеке шул!!!”, – диде. Университетны да бик яхшы тәмамлады. Студент елларында ук радио-телевидение белән башланган дуслыгы алга таба тагын да ныгыды. Телевидениедә дә, мәктәптә укыгандагы кебек, бөтен этапларны үтеп, хәзер “Шаян ТВ”ның җитәкчесе дәрәҗәсенә килеп җитте.
Балалар
телевидениесенә
нигез салучы
Ул телевидениедә балаларның үсешен, рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру буенча нинди генә тапшырулар, нинди генә яңа ачышлар ясамады! Ул сәләтле балаларны табу дисеңме! 15 ел буе бара торган “Тамчы-шоу”, икетеллелекне үстерү буенча “Бергәләп өйрәник”, саулык-сәламәтлекне ныгытучы “Физкульт тәнәфес” кебек һәм башка тапшыруларның кыйммәтен әйтеп бетергесез. Шуңа күрә халыкара аренада да уңышлары күренә аның.
Күпкырлы шәхес
Мин бик күп аспирантлар белән эшлим. Ләкин Рамилә кебек аспирантны күргәнем юк әле. Ул шулкадәр намуслы, тырыш, ике елда куйган максатына иреште. Бала табарга бер ай кала кандидатлык диссертациясе яклады. Яклау алдын Сургут дәүләт университетында үтте. Диссертацияне Йошкар-Ола шәһәренең Мари дәүләт университетында яклады. Диссертация темасы да балаларга тәрбия бирү белән бәйле иде. Фәнни хезмәтләре бихисап, төрле дәрәҗәдәге конференцияләрдә югары сыйфат белән ясаган чыгышларын санап бетергесез. Һәрвакыт аның белемгә, яңалыкка омтылышы гаҗәпләндерә.
Менә бүгенге җитәкче, бүгенге педагог, бүгенге шәхес, дөньяның, илебезнең үсеше өчен кайгыртучы кеше, патриотик рухлы балалар тәрбияләүче дигәндә, мин нәкъ Рамилә Әхмәтзакир кызын әйтер идем. Минем укучыларым бик күп! Мин аларның һәркайсы белән горурланам. Ләкин алар арасында алтын кадр ул – Рамилә, әле аңа тиңләшерлек шәкертемнең булганы юк. Мин аны могҗизага тиңләр идем. Аның кебекләрне сирәк очратасың. Шундый шәхесләребез булганда, илебез алга таба да зур уңышларга ирешәчәк әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев