Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Язмышлар

Күп сынаулар аша үткән ул...

Болгарда яшәүче тыл хезмәтчәне Антонина Парфеновага шушы көннәрдә туксан яшь тулды. Балачактан ук тормышның бөтен ачысын-төчесен күп татыган, язмыш әзерләгән сынауларны җиңәрлек көч таба алган Антонина Зиновьевна үткәннәр турында озак сөйли ала...

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Антонина Зиновьевна Ширбәттә туган. Заманында гөрләп торган бу авыл үзенең уңдырышлы җирләре, танылган игенчеләре һәм терлекчеләре белән дан тоткан. Ике сеңлесе һәм энесе белән авыл урамнарында мәш килеп уйнап йөргән вакытларны ул әле дә әйбәт хәтерли. Укырга теләге зур булса да, авыл мәктәбенең дүрт классын гына тәмамлаган ул. Уртача хәлле әти-әнисенең үз җирләре булган, күп вакыт җир эшкәртүгә, иген һәм башка культуралар үстерүгә киткән. Моннан тыш, күп итеп терлек асраганнар. Әтисе әле тагын киез итек басу белән шөгыльләнгән. Бу һөнәре белән ул тирә-якта дан тоткан. Ни кызганыч, 1939 елда, башкалар белән бергә, ул да репрессиягә дучар булган - мылтыклы кешеләр килеп алып киткәннәр. Бер ел узгач әтиләренең үлүе турында хәбәр килә. Әниләре дүрт баланы кочаклап ялгыз кала.
Ул вакытта Валентинага унөч яшь, иң кечесе Николайга нибары ике генә яшь тулган була. Гаилә туганнары янына - Ново-Мордово авылына күчеп китә. Көтмәгәндә башланган Бөек Ватан сугышы гаиләгә күп авырлыклар алып килә. Хәер, алар гына түгел, илдәге миллионлаган гаиләләр зур һәм катлаулы сынау алдында калалар.
- Әни сугыш елларында гел үгезләр җигеп йөрде, - дип искә ала Антонина Зиновьевна. - Күршедәге Тенишево авылына фләгеләр белән сөт ташыды. Кырык килограммга кадәр авырлыктагы сөтле фләгеләр чокыр-чакырлы юлда еш ауган, аларны күтәрергә туры килгән. Өстәвенә, үгезләр дулап та куркыткан. Әнинең елаган чаклары күп булган. Әмма бернишләп булмый, кушканны үтәргә кирәк. Яшереп кенә безгә сөт алып кайта торган иде...
Сугыш елларында балалар да зурлар белән бергә җигелеп эшләгән. Күпләрнең мәктәптә укырга мөмкинлеге булмаган. Әнә, Антонина да унбиш яшендә чылбырлы тракторга тагылган чәчкечтә эшләгән. Чәчүлекне чиләк белән төяп торганнар. Хуҗалыктагы мәйданнарны вакытында чәчеп бетерү өчен эшне икешәр сменада оештырганнар. Кырда чәчкеч артыннан тузан күтәрелә, берни күрерлек түгел.
- Ул вакытта юньләп ашарга да булмады, - дип дәвам итә Антонина Зиновьевна. - Пычракка батып черек бәрәңге җыеп ашадык. Урманнан, су буйларыннан төрле үлән җыйдык. Ничек булдыра алсак шулай тамак туйдырдык.
Дөрес, сугыш тәмамлангач, тормышлар бераз җайга салына. Антонина кияүгә чыга, балалары Владимир белән Татьяна туа. Әмма гаилә җылысын озак тоеп яшәргә насыйп булмаган икән. Ике баласын үзенә генә тәрбияләп үстерергә туры килә. Идел буенда ГЭС төзелү сәбәпле, Парфеновлар яшәү урынын алыштыралар, Приволжск поселогына күченәләр. Балачактан эшнең җаен белеп үскән Антонина башта төрле эшләргә йөри, аннары бозаулар карауга күчә. Лаеклы ялга чыкканнан соң да әле ике ел фермада эшләвен дәвам итә. Группадагы малларны көр итеп үстерү өчен бөтен тырышлыгын бирә. Алдынгы терлекче буларак, Мактау грамоталарына лаек була, эш нәтиҗәләренә карап гел премияләр, бүләкләр ала. Антонина Зиновьевнаның мәшәкатьләре кимеп тормаса да, үз хуҗалыгында сыер, дуңгыз, төрле кош-корт асрау җаен да таба. Кызы белән улы аңа гел ярдәм итеп торалар. Бергәләшеп печән чабалар, басуда күп итеп бәрәңге үстерәләр. Бакчада үскән яшелчәнең бер өлеше әле таныш-белешләренә сатарга да җитә.
Еллар сизелми дә үтә. Улы Владимир армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң шофер булып эшкә урнаша, Тәтеш педагогия училищесын тәмамлаган Татьяна мәктәптә балаларга белем бирә. Балалары ирешкән уңышларга Антонина Зиновьевна гел сокланган. Ни кызганыч, улының гына гомере кыска булган. Хәзер ул кызы һәм кияве белән безнең шәһәрдә яши. Якын кешеләренең кайгыртуын һәм җылы игътибарын тоеп торган ветеран тормышыннан бер дә зарланмый. Киресенчә, бәхетле картлык кичерүе турында горурланып сөйли. Яшьтән хезмәт белән чыныгып үскән әбекәй әле дә булса иртән торып кар чистарта, яздан алып көзгә кадәр бакчада яшелчә үстерә, түтәлләрдәге чүп үләнен утый. Гомумән, беркайчан эшсез торганы юк, кайчан карасаң да хәрәкәттә булыр. Элегрәк урманда гөмбә һәм җиләк җыярга яраткан. Хәзер ялгызы гына озак йөри алмый.
Ачык йөзле, кече күңелле Антонина Зиновьевна беркайчан кешеләрдән көнләшмәгән. Балаларының балаларын һәрчак кочак җәеп каршы ала, аларның мәктәптә нинди билге алулары белән кызыксынып тора. Бер оныкчыгы Германиядә яши. Озак яшәүнең серенә килгәндә исә, Антонина Зиновьевна кешеләрне ихластан яратырга кирәк, ди. Әйе, башкаларны ихтирам итеп, аларга бары тик яхшылыклар теләп яшәгән кешеләргә ходай озын гомер бирә, диюләре хак икән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев