Көек авылында яшәүче Фәрдия Гатина 100 яшен тутырды
Язмышлар

Көек авылында яшәүче Фәрдия Гатина 100 яшен тутырды

Фәрдия апаны район һәм авыл җирлеге администрациясе вәкилләре котлады.

Кичә Көек авылында яшәүче Фәрдия апа Гатина үзенең гасырплык юбилеен – 100 яшен билгеләп үтте. Юбиляр ветеранны Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, район ветеран оешмалары Советы рәисе Татьяна Бурумова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Гыйбадуллина, Бураково авыл җирлеге башлыгы Рамил Мингалиев, якыннары һәм туганнары котлады.

Фәргат Вәгыйзович Фәрдия апага Россия Президенты Владимир Путин һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткаларын тапшырды.

Фәрдия апага сәламәтлек, иминлек, күңел күтәренкелеге теләделәр.

Юбилярның тормыш юлы турында тулырак “Яңа тормыш” газетасының киләсе җомга санында укырга мөмкин.

ФОТОРЕПОРТАЖ


Нет комментариев