Нина Павловна Илюшина безнең шәһәрдә һәм районда ветераннарның "Болгар чишмәсе" хоры белән озак еллардан бирле җитәкчелек итә. Талантлы артист, лирик һәм халык җырларын үзенә генә хас уникаль тавыш белән башкару осталыгына ия булганы өчен аны хөрмәт итәләр. Тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүче Нина Павловна әле дә туктаусыз иҗат итә,...
Марина ЗАЙЦЕВА
- Беләсезме, мин ничек җырлый башладым? - ди Нина Павловна үткәннәрне искә төшереп: авыл туйларында. - Әти-әнигә ияреп баргач, мине урындыкка бастыралар. Җырла, янәсе. Әти җаны-тәне белән музыкага гашыйк кеше иде, теләсә кайсы көйне бер ишетүдә отып калуын хәтерлим. Музыка уен коралларында да бик оста уйнады. Сеңлесе балалайкада уйнап барысын шаккаттыра иде. Әнинең әтисе чиркәүдә җырлаган. Музыкага мәхәббәт алардан күчкән булса кирәк...
Барлык чараларда актив катнашкан мәктәп укучысының талантына вакытында тиешле бәя бирелүе аның киләчәк язмышында зур роль уйнаган. Мәктәпне тәмамлау белән үк аны Куралово Мәдәният йортына эшкә чакыралар. Булачак яшь артистның ул вакытта ничек сөенгәнен белсәгез икән! Бераз эшләгәннән соң аны Алабуга мәдәният-агарту училищесындагы махсус курсларга укырга җибәрәләр. Нибары өч айга гына дип укырга киткән кыз Алабуга шәһәреннән өч елдан узганнан соң кызыл диплом белән кайта.
Шуннан соң Нина Павловнаның бөтен гомере район Мәдәният йорты белән аерылгысыз бәйле. Биредә ул егерме ел дәвамында методик эш алып бара. Әлбәттә инде, җырлый да. Челтерәп аккан чишмә тавышыдай матур һәм моңлы тавышына сокланып, аны "безнең Зыкина" дип йөртәләр. Дөрес, шундый зур, мәртәбәле артист белән чагыштырганда гел ояла идем, үз тавышымны шулкадәр дәрәҗәдә матур, көчле, дип беркайчан масаеп йөрмәдем, ди ул. Ә менә СССРның халык артисты легендар Людмила Зыкина белән район Мәдәният йортында 1975 елда очрашырга туры килгән. Бу иҗат кичәсен һәм концерттан алган тәэсирләрне күпме еллар үткәннән соң дә онытып булмый.
Ветераннар хоры белән җитәкчелек итә башлау Нина Павловнаның иҗат тормышына яңа сулыш өргән. Хор район Мәдәният йортында моннан утыз ел элек оешкан. Коллектив тулысынча үзешчән сәнгать энтузиастлары, һәр яктан алганда да талантлы, җырга гашыйк кешеләрдән тора дисәң, һич ялгыш булмас. Дөрес, аларны тамашачы каршына чыгарып җырлату өчен әле күп нәрсәләргә өйрәтергә кирәк булган. Хор җитәкчесе буларак, Нина Павловна хорга яңа йөри башлаучыларга вокал һәм ритмика дәресләре бирә, шул ук вакытта башкаручыларның үзенчәлекләрен исәпкә алып репертуар сайлый, даими рәвештә репетицияләр оештыра. Кайбер кыенлыклар булуга карамастан, коллективта һәрвакыт җылы, дустанә атмосфера хөкем сөргән. Озакламый хор күпчелек артистлар өчен җырлаучы коллективка әйләнә. Репитицияләргә килгәч, ветераннар сәнгать турында гына түгел, ә күңелдә туган уй-фикерләр, борчыган проблемалар, ил-көндәге вакыйгалар турында да сөйләшәләр, бер-берләренең кайгы-шатлыкларын уртаклашалар. Ветераннар хорының 1978 елда Польшага баруы гына да үзе ни тора! Алар ун көн эчендә илнең берничә шәһәренә барырга, Варшава, Краков, Гданьск, Белостокта булып, ике концерт бирергә өлгерәләр. Иске Майна, Ульяновск һәм башка шәһәрләрнең сәхнәләрендә чыгыш ясаганнар. Моны берничек онытып булмый...
Күп еллар дәвамында хор составы зур үзгәрешләр кичергән, хорга беренчеләрдән булып башлап йөрүчеләрдән сәнгать җитәкчесе Василий Кощеев, Любовь Романова, Нина Бондарева гына калган. Район ветераннар оешмасының элеккеге җитәкчесе Михаил Тюленев тырышлыгы белән хор ир-атлар белән тулыландырылган, хәзер аның составында утыз биш кеше бар. Ә менә репертуардагы җырлар саны йөздән артып китә, аеруча да Ватан, туган як, мәхәббәт турындагы җырларны коллектив әле дә булса яратып башкара. Әйе, бу җырлар башкаручыларга гына түгел, ә залда утыручы төрле яшьтәге тамашачыларга да бик кадерле. Арада йөрәккә көч, дәрт бирә торганнары, моңсу уйларга этәреп, үткәннәрне сагындырып, күңелне алгысыта торганнары да бар. Шунысын да әйтергә кирәк, ветераннар хоры инде күп еллардан бирле шәһәрдә уздырылучы бәйрәм концертларының барысында да актив катнаша. Аларның һәр чыгышын халык көтеп ала һәм көчле алкышларга күмә.
"Болгар чишмәсе"нең республика дәрәҗәсендәге чыгышына да зур бәя бирелде: коллектив Алексеевскийда уздырылган "Балкыш" смотр-конкурсының зона этабын уңышлы үтте, Казандагы финалда исә лауреат булды. Моннан тыш, хорда катнашучыларны Казан дәүләт филармониясендә үткән йомгаклау концертына да чакырганнар. Биредә аларның "Россияне бүлмәгез" җыры югары бәяләнгән. Иҗат коллективы быел да әлеге фестивальгә зур өметләр белән бара.
Нина Павловна районда үзешчән сәнгатьне үстерүгә керткән зур өлеше өчен югары дәрәҗәдә билгеләп үтелгән: 2011 елда "Болгар чишмәсе"нә халык хорына исеме бирелде, аның җитәкчесе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттагы казанышлар өчен" билгесе белән бүләкләнде. Нина Павловнаның өй архивында республика һәм район дәрәҗәсендә бирелгән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бик күп.
Моннан биш ел элек Нина Павловна музыкаль җитәкче буларак казакларның "Любо" ансамбле белән хезмәттәшлек итә башлаган. Яңа эшкә бөтен күңелен бирә ул. Тамашачылар "Болгар чишмәсе" белән "Любо"ның бергәләшеп иҗат иткән композицияләрен күреп һәм ишетеп өлгерделәр дә инде. Коллективлар инде илебез башкаласы Мәскәүгә барып кайтырга да өлгергән.
Нина Павловна - вакытның кадерен белә торган кеше. Кайвакыт ничек барысына да өлгерә икән, дип гаҗәпләнеп тә куясың. Аның бит өендә дә мәшәкатьләре җитәрлек, бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерә, кош-корт асрый. Оныклары һәм оныкчыкларын кунак итәргә дә вакыт таба. Миңа җырга һәм музыкага карата булган мәхәббәт яшәү көче бирә, күңелне тынычландыра, ди ул.
Нет комментариев