Ветеранны гомер бәйрәме белән авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев котлап, аңа сәламәтлек, күтәренке кәеф теләде.
Сугыш… Әлеге афәт миллионлаган кешеләрнең гомерен генә түгел, ә кеп-кечкенә сабыйларның балачагын, тормышларын, шатлыкларын урлап, борчу-хәсрәткә, ачлыкка, ялангачлыкка дучар иткән. Әлеге вакыйгалар алар хәтерендә мәңгегә уелып калган.
Олы юбилей
Наҗия Ислам кызы Закирова шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Ветеранны гомер бәйрәме белән авыл җирлеге башлыгы Мансур Нугаев котлап, аңа сәламәтлек, күтәренке кәеф теләде. Шулай ук илебез Президенты Владимир Путинның, районыбыз башлыгы Фәргат Мөхәммәтовның, район социаль яклау бүлегенең һәм район ветераннар (пенсионерлар) оешмасының изге теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.
Юбилярны котларга авыл ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе һәм мәдәният эшчеләре дә килгәннәр иде. Наҗия апаның котлауларга бик тә күңеле булды. “Путин кадәр Путин котлады бит”, – диде ул, сөенеп.
Сугыш урлаган балачак
Аның янына барып, сөйләшеп утыру насыйп булды үземә.
Наҗия Ислам кызы, башка чордашлары кебек үк, ачлык-ялангачлык күреп, сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллар авырлыгын үз җилкәсендә тоеп үскән.
– Сугыш башланганда, мин җиде генә яшьтә идем әле, – дип искә ала Наҗия Ислам кызы. – Бала чагыбыз булмады безнең. Гомер буе көн дими, төн дими, хезмәттә булдык, – ди ул. – Мин шушы авылда гади колхозчы гаиләсендә туып үстем. Гаиләдә без биш бала идек. Шуларның икесе Бөек Ватан сугышы башланганчы, ә өчесе – сугыш тәмамлангач туган балалар. Бүгенге көндә бертуганнардан икебез генә исән-саубыз.
Авыр хезмәт юлы
– Мәктәптә җиде сыйныфны гына укыдым. Алга таба укуны дәвам итәр өчен, акча түләргә кирәк иде. ...Элек колхозлардан кешеләрне эшкә вербовать итәләр иде бит. 1953нче елда вербовать ителеп Мәскәү өлкәсенә торф чыгарырга киттем. Торф паровозлар һәм башка максатларда ягулык буларак файдаланылды. Торф чыгару эшенең искиткеч авыр икәнен сөйләп бетерерлек түгел. Дүрт мәртәбә бардым мин торфта эшләргә. Такта баракта тордык, йоклау – салам матраста. Бар булган ризыгыбыз – ипи белән маргарин, авылдан киптереп бәрәңге алып бара идек. Март аенда китәбез, көз җиткәч кайтабыз. Сулы җир бик авыр, эчләр авырта иде. Балта, көрәк белән чапкан саен биткә, өскә су чәчри. Балталар, пычкылар үтмәсләнә. Аларны да үзебез кайрый идек. Җитмәсә, черки, кигәвен үзәккә үтә. Яшь булганбыз, чыдаганбыз инде. Чыдамый кая барасың?! Качып кайтсаң, штраф яки төрмә көтә иде.
1958нче елда авылдашым Минрәхим Минзакир улы Закировка кияүгә чыгып, аның белән Кемерово өлкәсендәге Прокопьевск известь заводына барып эшкә урнаштык. Өч сменада эшләдек. Анда олы улыбыз Ильяс туды. Бер яшь тулгач, улыбызны авылга әниләргә кайтардык. 1961 елда үзебез дә авылыбызга кайтып эшкә урнаштык. Минрәхим башта мәктәптә шофер булып эшләде, соңыннан шофер булып колхозга күчте. Сөт-май заводына сөт ташыды, фермада сыер савучыларны эшкә җәйләүгә йөртте.
Мин үзем кирпеч заводында да, алмагач бакчасында да, колхозда төрле эшләрдә дә эшләдем. Минем белән бергә олы апа-абыйлар да – Мәликә Кәримова, ирле-хатынлы Оркыя белән Хәбибулла Зәйдуллиннар, Рәхимә Сабирҗанова, Фәхри Шакирҗанова, әнием Гыйлемниса Вафиналар да хезмәт куйды. Бик дус булып, бер-беребезгә булышып эшләдек. Күп авырлыклар күрдек без. Шөкер, яшьлегебездә авырлыклар күрсәк тә, картлыгыбыз рәхәт тормышта уза. Яшьләр бу тормышның кадерен белсеннәр иде, – дип сөйли Наҗия апа хәзер авыр хезмәт юлы турында.
Кайгы аны сындырмаган
Тормыш иптәше Минрәхим белән алар өч малай тәрбияләп үстерәләр. Ни кызганыч, 62 яшендә ире үлеп китә. Аннан соң да өстенә хәсрәт артыннан хәсрәт килеп кенә тора. Ике улының үлемен дә кичерергә туры килә Наҗия апага. Уртанчы улы Илтөзәр – 54 яшендә, олы улы Ильяс 62 яшендә начар авырудан фани дөньяны ташлап, бакыйлыкка күчәләр. Ильяс 42 ел буе башта колхозда, соңыннан Дамир Хәмидуллин крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор булып эшли, һәрвакыт алдынгылар рәтендә йөри. Тракторын да егәрли, кирәксә, комбайн штурвалы артына да утыра.
Соңгы елларда бер-бер артлы авыр кайгылар кичерсә дә, яшәү дәртен югалтмаган Наҗия апа. Һәм аның бу тормыш сөючәнлегенә сокланмый мөмкин түгел. Бүгенге көндә ул төпчек улы Зөфәр, килене Зөлфия белән гомер итә.
– Киленем түгел, кызым ул миңа. Утыз алты ел инде бергә тату яшибез, – ди юбиляр.
Зөлфия дә каенанасын мактап туя алмый:
– Үз әнием кебек яратам мин аны. Ул бик ягымлы, ачык йөзле, ярдәмчел, бик тырыш, эшчән. Үз вакытында урманын да кискән, печәнен дә чапкан, бакча эшен дә эшләгән, кыскасы, ир-ат эшен дә, хатын-кыз эшен дә җиренә җиткереп башкарган. Хәзер дә бер эштән дә курыкмый. Чирләмәсен генә әниебез, – ди килене.
Дөньялар имин булсын
Еллар үткән саен, сугыш ветераннарының саны кими бара. Безнең авылда да Бөек Ватан сугышында катнашкан кеше калмады. Сугыш вакытында тылда эшләүче – ике кешебез, сугыш чоры балалары – 64 кешебез бар. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлыбыз.
Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбыз турында да кайгыртабыз. Аларга ярдәм йөзеннән акча җыелды, берничә мәртәбә азык-төлек, кирәк-яраклар, әзер маскировка челтәре сатып алып җибәрелде.
Киләчәктә күкләребез аяз, тормышыбыз тыныч булсын, дип телибез.
Флёра Хәйретдинова,
Иске Рәҗәп авылының ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе.
Нет комментариев