Бураково авылыннан Александр Захаров туган авылына тугры калган
Язмышлар

Бураково авылыннан Александр Захаров туган авылына тугры калган

Кеше хезмәте белән данлы. Бураково авылында яшәүче Александр Захаров турында нәкъ шулай дияргә мөмкин.

Бүгенге героебыз – гап-гади авыл кешесе. Спас районы авылларында мондый фидакарь хезмәтчәннәр шактый. Нәкъ менә Александр Дмитриевич кебекләр хезмәт коллективларының да, гаиләләренең дә чын таянычы булып тора. Намуслы, тырыш, игелекле – бу сыйфатларны ул әти-әнисеннән мирас итеп алган, һәм гомер буе аларга тугры калып, балаларына тапшырган. 

Ун балалы гаилә 
Александр Захаровка хезмәтнең һәм җаваплылыкның нәрсә икәнлеген балачакта ук аңларга туры килә. Ул Пелагея Яковлевна һәм Дмитрий Михайлович Захаровларның күп балалы гаиләсендә өлкән бала булып туа. Александрдан соң Захаровлар гаиләсендә бер-бер артлы Михаил, Анатолий, Алексей, Владимир, Евдокия, Галина, Наталья, Ольга һәм Анна дөньяга килә. 

Шулкадәр күп балаларның барысын да ашатырга һәм киендерергә кирәк бит әле! Әтисе иртә таңнан кичкә кадәр фермада эшли. Һәрвакыт алдынгылар сафында була. Берничә ел ул яшь бозаулар карый. Сүз уңаеннан, бу фермада иң катлаулы һәм пычрак урыннарының берсе. Ирләр анда эшләргә бик сирәк ризалаша. Эшчеләр бозаулар өчен ашлык катнашмасы әзерлиләр, печән чабалар. Йогышлы авыруларны кисәтү өчен, бозаулар фермасындагы барлык бүлмәләр даими рәвештә известь белән агартыла, идәненә салам түшәлә.

Башка авыл кешеләре кебек, Захаровлар да ишек алды тулы терлек асрыйлар, зур бакча утырталар. Җәй көне совхозның нәселле үгезләрен алып, шәхси көтүлектә көтәләр. Эш бик куркыныч булса да, акчасын әйбәт түлиләр.

Гаиләдәге барлык балалар кечкенәдән үк хезмәткә күнегеп үсә. Малайлар бакчада эшлиләр, терлек карыйлар. Кызлар исә йорт эшләрен башкаралар. Өлкәннәре ашарга пешерә, табын кора, урта яшьтәгеләре савыт-саба юа, ә иң кечкенәләре көтүдән сыерны каршы алганнар. 
Авырлыкларга карамастан, ата-аналарның тырышлыгы нәти-җәсендә балалар мохтаҗлыкны күрми үскәннәр, бер-берсенә ярдәм итеп яшәгәннәр. Күп балалы ата-ананың бу уңай тәҗрибәсен хәтта республикада да күреп алганнар. Захаровларга телевидениедән килеп, алар турында кечкенә фильм төшерергә тәкъдим итәләр. Ул вакытта Пелагея Яковлевна Герой-ана медален ала. 

Еллар уза, Захаровларның балалары бер-бер артлы үсеп җитеп, кайсы-кая таралыша. Күпчелеге Татарстанда – Казанга, Алексеевск районына китеп урнаша. Ә менә Александр Дмитриевич туган Бураково авылында кала. Моннан тыш, ул да әти-әнисенең уникаль тәҗрибәсен кабатлый. Ә эш болай була…

Бердәм язмыш
– Без Саша белән бер-беребезне балачактан ук белә идек, – дип сөйли Александр Захаровның хатыны Лариса. – Ул Бураковода яшәде, ә мин үзем Казаннан, монда дәү әнием янына җәйге каникулларга кайтып йөрдем. Казанда 31нче мәктәпне тәмамлагач, педагогия институтының табигый фәннәр бүлегенә укырга кердем. Эшкә исә Бураковога урнаштым. Ул вакытта монда әле сигез еллык мәктәп бар иде. Укытучы булып эшләдем, читтән торып уку бүлегендә белем алуны дәвам иттем. Туйдан соң иремнең әти-әнисе белән яши башладык. Алар белән ел ярым яшәдек. Аннары без каенанам белән гаиләбезгә 1200 сумга аерым йорт сатып алдык. Исемдә, моңа җыелган барлык акча, шул исәптән туйда бүләк итеп бирелгән акчалар да китте. Аннары үзебезнең сөт булсын өчен сыер да сатып алдык. 

Авылга кайткач, шәһәр тормышына күнеккән кызга тормыш рәвешен һәм гадәтләрен тамырдан үзгәртергә туры килә. Шул исәптән элек читтән генә күргән сыерны ашатырга һәм саварга да. Әкренләп яшь гаиләнең хуҗалыгына бозаулар да, сарыклар да, йорт кошлары да өстәлә. Бу эш аңа кечкенәдән үк яхшы таныш булганга күрә, Лариса Ильиничнаның ире Александр Дмитриевич хуҗалыктагы эшләрнең күп өлешен үз өстенә ала. 

– Иремнән бик уңдым мин, – дип, әңгәмә барышында Лариса Ильинична берничә тапкыр кабатлады. 

Аның университетлары
Абдулла Алиш совхозында Александр Захаров лаеклы хөрмәт казана. Яшь егет бернинди эштән дә курыкмый, барысын да җиренә җиткереп эшли. 

Башта ул берничә ел ат караучы булып эшли. Фермада эш механикалаштырылмаган ул заманаларда атлар кешеләрнең төп ярдәмчеләре була. Бөтен вак-төяк йөкләрне ат белән ташыйлар.

Фермадан ясалма орлыкландыручы киткәч, бу эшне Александр Захаровка тәкъдим итәләр. Ул баш тартмый, махсус курслар тәмамлаганнан соң, фермада эшли башлый. 

Александр Дмитриевич һәм Лариса Ильинична гомеренең зур өлеше совхоз умартачылыгы белән бәйле була. Ә бу эшкә алар үз теләге белән алыналар.

– 1987 елда эшли башладык. Гаиләдә ике улыбыз – Миша һәм Артем үсеп килә. Менә-менә өченчесе туарга тиеш. Билгеле, акча җитеп бетми. Һәм шул чакта совхоз умартачылыгыннан Костя абый Мостаев пенсиягә чыкты. Аны алыштырырга теләгән кеше тапмадылар. Ул вакытта умартада 120 умарта гаиләсе бар иде. Эш авыр, махсус күнекмәләр һәм белем таләп итә. Ә без моңа кадәр үз умарталарыбызны тоттык, аларны ничек карарга кирәклеген бераз белә идек. Шулай итеп, тәвәккәлләдек, үзебезне яңа эштә сынап карарга булдык. Минем декрет ялына киткән чагым. Ә Сашага умартачылыкны фермадагы эше белән бергә алып барырга туры килде. 

Лариса Ильинична сүзләренчә, алар Кама буенда урнашкан умартачылыкка ат белән көн саен барып йөргәннәр. Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр шунда үткәргәннәр. Антон әле яңа гына туган. Бер атналык баланы әти-әнисе биләүгә биләп, үзләре белән алганнар. Анда аны чиратлап Михаил һәм Артем карыйлар, хәтта шешәдән үзләре ашаталар. 

Ничек кенә катлаулы булмасын, яшь ата-ана гаилә, балалары хакына бар авырлыкларны ерып чыга. Совхоз умартачылыгында алар 11 ел эшлиләр. Һәм бу барысы да төп эштән, ел саен арта барган шәхси хуҗалыктан аерылмыйча. 

Оста куллар 
Пенсиягә чыкканчы Александр Дмитриевич егерь булып эшли. Көненең төп өлешен урманда үткәрә, кыргый хайваннар санын билгели. Һәрвакыт табигатьне яраткан, урманга, елга буена чыгар өчен һәр мөмкинлектән файдаланган кешенең күңеленә бу эш бик тә хуш килә. 
Буш вакытта исә йортын тө-зекләндерә, терлекләрне карый. Сүз уңаеннан, Захаровлар терлекне һәрвакыт күпләп асраганнар. Дөрес, хәзер, яшь барганга күрә, бу шөгыльдән баш тартканнар. Ә менә бал кортлары әлегә кадәр бар. Совхозда эшләгән елларында Александр Дмитриевич умартачылыкны оештыру буенча зур тәҗрибә туплаган, бал кортларының барлык гадәтләрен өйрәнгән. Моннан тыш, умартачы бал, балавыз һәм башка умартачылык продуктларын саклау һәм эшкәртү ысулларын бик яхшы белә. 

Захаровлар фикеренчә, бал кортлары җитештергән һәр продукция уникаль үзенчәлеккә ия. Умартачылык продуктлары салкын тиюдән ревматизмга кадәр күп авыруларны дәвалый ала. Кызганычка каршы, ел саен шифалы рецептларны белгән кешеләр саны кими бара…
Захаровларның зур йортында бар да диярлек Александр Дмитриевичның алтын куллары белән эшләнгән. Ул балта остасы да, ташчы да. Барлык йорт яны корылмаларын үзе төзегән, йорт эченә су үткәргән, насос станциясе урнаштырган. 

Үз вакытында гаилә башлыгы техника белән дә мавыккан, башта мотоциклын, соңрак – җиңел машинасын үзлегеннән ремонтлаган. Өйрәнеп җиткәч, инде буйга җиткән уллары белән бергә хәтта трактор да җыялар. Егетләр өчен бу тәҗрибә киләчәк һөнәр сайлауга этәргеч була. 

Ата-ана өмете
Захаровларның балалары инде күптән үсеп җиткән. Барысы да Казанда яшиләр. Михаил һәм Артем механик булып эшлиләр, Антон – автосервис һәм төзелеш краннарын арендага бирүче предприятиене оештыручы һәм аларның генераль директоры. Захаровларның кече кызлары Ульяна Казан милли тикшеренү технология университетын тәмам-лаган, Казан авиация-техник колледжында көндезге-читтән торып уку бүлеге мөдире булып эшли.

– Олы улларыбызга башкала артык ошап бетми. Туган җирләрен сагыналар. Пенсия яшенә җиткән-дә, авылга күчәбез, диләр. Артем Бураковода йорт та төзеп куйды. Ә Миша Кожаевкада җир участогын арендага алып, анда умартачылык оештырды. Ни өчен Кожаевкадамы? Чөнки хатыны шул яклардан. Ә җәен оныкларны безгә алып кайталар. Дүртәү алар бездә.

Александр Дмитриевичның көне традицион рәвештә ниндидер эшләрдән башлана. Кышын ишек алдында, капка төпләрендә кар көри. Язын исә бакча мәшә-катьләренә вакыт җитә. Бал кортлары турында да кайгыртырга кирәк. Умартачы сүзләре буенча, быел кортлар февраль аенда ук оча башлаганнар. Димәк, алар кышлауны яхшы кичергәннәр һәм яңа хезмәт елына әзер, дигән сүз.


Нет комментариев