Сугыш авырлыкларын күп күргән кешеләрнең сөйләгәннәренә кайберәүләр ышанып та бетмәскә мөмкин. Чыннан да, балаларның зурлар белән бертигез дәрәҗәдә авыр эш башкара алуларын күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Әмма нишләтәсең, чоры шундый булган, берәүнең дә яшен сорап тормаганнар...
Лидия КОСТРУЛЕВА
Сугыш елларында башкалар кебек үк, Максимовлар гаиләсе дә туендыручысыз калган: әтиләре һәм олы уллары фронтка киткән. Шунысын да әйтергә кирәк, илебезгә дошман явы басып кергәнчегә кадәр Максимовларның Косяковода үз тегермәне булган. Әтиләре колхозга керергә теләмәгән өчен аларның ат, сыер, сарык һәм башка малларын, кайбер корылмаларын тартып алганнар. Хәтта капка баганасына кадәр казып алып китәргә теләгәннәр. Әмма әби бирмәде, дип искә ала Владимир Михайлович...
Гаиләдә дүрт бала, ашарга берни юк. Кырык беренче елда ире фронтта һәлак булган әнисенең апасы алар янына күченеп килмәсә, гомерләрен саклап кала алырлар идеме икән? Апасының мең газаплар белән саклап кала алган сыеры коткарып калган аларны. Кырык өченче елның апрелендә Владимирны абыйсы белән Любавинск поселогына көтү көтәргә җибәрәләр. Александр җиденче класста укыса, Владимир - дүртенчедә. Ул елларда укуга караганда, күбрәк тамак туйдыру турында кайгыртканнар...
Көтү көткәндә төрле хәлләр килеп чыга. Аеруча сыерларны көзге культура чәчелгән басуга кертмәскә кушалар. Колхоз рәисе Матвеева да гел килеп тикшереп тора. Өйләренә басуларда урып-җыю эшләре тәмамлангач кына кайталар. Октябрь бәйрәмендә авылда бәйрәм оештыралар. Бертуган Максимовларны да зурлар белән бергә бәйрәм өстәленә утырталар. Әле Александр белән Владимирны мактыйлар да. Кырык дүртенче елның язында аларны "Париж коммунасы" колхозына алалар.
- Мине ХТЗ тракторына прицепщик итеп билгеләделәр, - дип сөйли Владимир Михайлович, - ә инде ундүрт яшьлек абыйны янгын-сүндерү бүлегенә куйдылар. Бер дә тик тормадык. Җир сукаладык, тырмаладык, чәчтек... Басулардан ат белән печән һәм ашлык ташыдык. Колхозның "Коммунар" комбайны булса да, игенне күбрәк урак белән урырга туры килде. Аннары кыш буе көлтә суктырдык. Безне ашаттылар, тамагыбыз ач булмады...
Сыерны авыл тирәсенә чыгарып җибәрә идек, дип искә ала Владимир Михайлович. Сугыш елларында сыерлы кешене иң бәхетле кешегә санаганнар..
Дөрес, аны асрауның мәшәкате дә күп булган. Йортны җылыту өчен утынны урманнан чана белән тартып ташыганнар, ун яшьлек малай инде кулына чалгы тотып печән чаба белгән. Владимир Кузнечиха районына урман кисәргә дә йөргән: урманнан агачларны башкалар белән Кама елгасына кадәр ташыганнар. Барысын сөйләп бетерә торган да түгел... Кырык бишенче елда фронттан әтисе кайтып тегермәндә эшли башлагач кына аларның тормышлары җиңеләя башлый. Владимир исә агач көпчәк, чана, арба, фургон, чаңгы, кисмәк, чаннар ясаучы леспромхозга урнаша. Илленче елларда армиягә киткәнче шунда эшли.
- Миңа мастер категориясе бирделәр, - ди горурланып Владимир Михайлович. - Әле премия итеп өч литрлы банка белән бал да бүләк иттеләр!
Литвадагы авиация полкында хезмәт иткән ул, өйдә өйрәнгәннәре армиядә "фин" йортлары һәм аэродромнар төзегәндә нык ярдәм иткән. Армиядә әле тагын санинструктор вазифасына да өйрәнә. Туган ягына кайткач, аны хастаханәнең баш табибы үз янына чакыра һәм санэпидстанциядә эшләргә чакыра. Владимир ризалаша, аннары медицина курслары тәмамлый. Соңрак район хастаханәсе баш табибының хуҗалык эшләре буенча урынбасары итеп билгелиләр. Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр сәламәтлек саклау системасында эшли. Хатыны Екатерина Александровна да күп еллар шунда эшләгән, кызы Людмила да табиб һөнәрен сайлаган - ул педиатр, аның ире Павел Николаевич та табиб булган. Хәзер эстафетаны Людмиланың улы Сергей дәвам итә.
Тормышлар күптән җайга салынса да, Владимир Михайлович үткәннәрне тыныч кына сөйли алмый. Бөек Җиңү көне - аның өчен иң кадерле бәйрәм.
Күптән түгел башка тыл ветераннары белән бергә район башлыгы Владимир Михайловичка "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медален тапшырды.
Нет комментариев