Болгар осталары кулларында  агач җанлана
Язмышлар

Болгар осталары кулларында агач җанлана

Сергей Сорокин һәм Алексей Ключников – тәҗрибәле балта осталары.

Егетләр икесе дә эшмәкәр Владимир Монаховның балта осталары цехында эшлиләр. Берсе күбесенчә корпуслы җиһазлар җыя, икенчесе исә тәрәзәләр, агачтан төрле эшләнмәләр ясый. Аларның икесен дә үз эшләренә мәхәб-бәт, һәр нәрсәне сыйфатлы итеп башкаруга омтылыш берләштерә. Шуңа күрә озак еллар йөзгә кызыллык китермичә эшли дә инде алар.

Сергей: Агач остаханәсендә


Сергей Сорокинның ничек эшләвен карап тору да күңелле. Ашыкмыйча гына, эшнең тәмен белеп эшли. Озак еллар дәверендә агач эшенең нечкәлекләрен энәсеннән җебенә кадәр өйрәнгән.  Тактага билгеләрне бик төгәл төшерә, аннары аларны станокта ясый, кырыйларын тигезли. Әкренләп күз алдында әзер җиһаз пәйда була. 

Без килгән чакта Сергей коридор өчен ачык төстәге шкаф ясау белән мәшгуль иде. Аннары йокы бүлмәсе өчен комод җыя башлады. Инде кичен үк җиһазлар хуҗаларга тапшырылачак. Остага аларны өйгә килеп җыярга гына кала.

– Сергей, ә сиңа шундый шкаф ясау өчен күпме вакыт кирәк? 

– Фотолар һәм тиешле үлчәм-нәр буенча эшләсәм, бер көн. Өлгеләр булган очракта, тизрәк тә мөмкин, – ди оста, эшеннән бер минутка да аерылып тормыйча. 

Кулында инде башка ялтыравык детальләр – ул китап киштәсе җыя. Киштә бик тиз әзер була. Әзер җиһазны күрше бүлмәгә чыгарып куйганнан соң, Сергей агач кисәкләрен җыеп алып, остаханәне тәртипкә китерә.

Җиһазларны оста җыюдан тыш, Сергей – чын инженер-конструктор да. Әзер өлгеләрдән ул бик сирәк файдалана, барлык сызымнарны күбесенчә үзе ясарга ярата. Клиентларга бары тик үз теләкләрен, җиһазның фотосын һәм төп үлчәмнәрен генә бирергә кирәк – калганын бар да оста үзе эшли.

Тәҗрибә эштә туплана
Сергей җиһазлар тармагында инде шактый озак вакыт – 17 ел эшли. Шушы дәвер эчендә зур тәҗрибә дә тупларга өлгергән.

Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, ул Мәскәүдә кыйммәтле җиһазлар ясый торган фабрикага урнаша. Башта детальләр ясый, аннары фрезерчы һөнәрен үзләштерә. Нәкъ шул чакта ул җиһазлар ясауның барлык нечкәлекләренә төшенә башлый да инде. 

Бер фабрикада эшләп алгач, шулай ук җиһазлар ясый торган икенче фирмага күчә. Әмма туган як үзенә тартып торганга күрә, Сергей Сорокин Болгарга кайтырга карар итә. Туган шәһәрендә тәҗрибәле оста эшне дә бик тиз таба.

– Бу урында ун ел чамасы эшлим инде. Җиһазлар да, тәрәзәләр дә ясадым, – дип сөйли Сергей. – Хәзер халык күбесенчә пластик тәзрәзәләргә өстенлек бирә. Аңларга да мөмкин – алар сыйфатлы, арзан. Агач тәрәзәләрнең бәясе исә өч-дүрт тапкырга кыйммәтрәк. Тик үзем барыбер агач тәрәзәләрне күбрәк яратам. Алар җылылыкны яхшы саклый, экологик яктан зыянсыз, озак вакыт хезмәт итә. Шуңа күрә андый эшләнмәләрнең кыйбатрак булуына гаҗәпләнәсе юк.

Эшкә бирсәң чын күңел
Сергей үзе сөйләвенчә, ул тормышын эшсез күз алдына да китерә алмый. Хәтта җәйге ялларга да чыкмаска тырыша. Сүз уңаеннан, җәй – эш иң күп булган чор. Кемдер ремонт ясый, кемдер йорт төзи, күченә. Заказларны кабул итеп кенә өлгер, ди оста.

Сергей эштән соң калып эшләргә, ял көннәрендә эшкә чыгарга беркайчан баш тартмый. Без аның белән сөйләшкәндә дә, нәкъ шундый көн иде. 

– Заказ бирүче шифоньерны биштән соң килеп алырга тиеш. Әле аны алып кайтканчы, җыйганчы... Кимендә җиде тула. Тик эшебез шундый, без моңа күнеккән инде, – дип йомгаклый Сергей.

Һәм яңадан көндәлек мәшә-катьләрен дәвам итә.

Алексей: Кешегә шатлык китерсен


Остаханәдә балта осталары Алексейга өстәл өстен өстәл аякларына урнаштырырга ярдәм итәләр. Нарат өстәле әзер диярлек. Җиһазның өлешләрен ныклап тоташтырырга, буярга һәм лак белән капларга гына кала. Болар барысы да җиһазлар матуррак булсын, озаграк хезмәт итсен эшләнә. Осталар кулыннан мәңгелеккә дип ясалган җиһазлар чыга, дисәк, бер дә ялгыш булмас кебек.

– Әйбәт җиһаз ясау өчен тырышлык кына җитми. Бөтен җаның-тәнеңне биреп эшләргә кирәк. Күңел биреп эшләсәң, әйбер дә менә дигән килеп чыга. Ясаган җиһазың кешегә шатлык китерсә, мине яхшы сүзләр белән искә алсалар, бик әйбәт бит, – дип җавап бирә Алексей. 

Өстәлне игътибар белән карап чыкканнан соң, ниндидер сыекча белән сылый башлый.  

– Шпаклевка бу. Кытыршы, тигезсез урыннар калмасын өчен. Җиһазның тышкы кыяфәтен дә яхшырта.
– Җиһаз ясау өчен нинди инструментлар кирәк? 
– Циркуляр пычкы, токарь станогы, фрезерлау, шомарту машинасы. Билгеле инде, яхшы сыйфатлы агач. 
Алексей үз эшендә төрле сор-ттагы агач куллана. Иң авыр эшкәртелә торганы – имән, ул бик каты, нарат, каен агачы белән эш итү җиңелрәк, ди. Һәр агач белән эшләүнең үзенчәлекләре бар.

Башта шәкерт, аннан – остаз
Әлбәттә, Алексей Ключников агачтан җиһазлар ясарга берничә минутта гына өйрәнмәгән. Моның өчен зур тырышлык кирәк булган. Балта осталары цехына ул 11 ел элек килгән. 

Моңа кадәр ул Россия буенча шактый сәяхәт итәргә өлгергән. Хәрби диңгез флотында хезмәт иткәннән соң, Камчаткада контракт буенча эшләргә калган. 
Соңыннан барыбер туган яклары үзенә тарта башлый – ул кире Болгарга кайта. 

Балта осталары цехында аны бик яхшы каршы алалар. Күпмедер вакыт Сергей Шеронов һәм Сергей Беляев аны агач эшкәртү нечкәлекләренә өйрәтәләр.  Әкренләп Алексей күпсанлы эш кораллары һәм инструментлар белән эш итәргә өйрәнә. Вакыт узгач, үзе дә чын балта остасына әверелә.
Хәзер ул цехта иң тәҗрибәле осталарның берсе, үзе дә яңа эшкә килгән шәкертләрне өйрәтә.

– Цехта гадәттә җиде кеше эшли. Җәен, заказлар арта башлагач, өстәмә кешеләр яллыйбыз. Эшкә күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр килә. Яшьләр юк диярлек. Эшче булырга теләмиләр. Ә бит белгән һөнәр тормыш өчен һәрвакыт файдалы булачак, – дип сөйли Алексей. 

Үз куллары белән
Алексей үз тәҗрибәсе белән дә бу сүзләрнең дөреслеген раслый. Гаиләсе яшәгән йортта аның алтын куллары тимәгән урын юктыр, мөгаен. Янкорма өчен фундаментны үзе ясаган, диварларын күтәргән, түбәсен япкан. Идән-түшәмнәренә кадәр үзе җәйгән. Үз гомерендә агачтан тыш, таш, кирпеч белән дә эшләргә өйрәнгән. Шулай итеп, кулыннан килмәгән эш юк. Алексей Ключников үзе әйтүенчә, ул бу һөнәрләр белән генә тукталырга җыенмый.


Нет комментариев