Беркайчан буш торганы юк
Язмышлар

Беркайчан буш торганы юк

Күптәнге газета укучыбыз, Болгарда яшәүче Галина Камаеваның көн дәвамында бер минут та буш торганы юк.

Ул китаплар укый, телевизион тапшырулар карый, тегү белән мавыга, хорда җырлый, бассейнга йөри. Моннан тыш та шөгыльләре җитәрлек әле...
Ирина Телицына

Галина һәм аның ике апасы кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп үсәләр. Кызчыкка биш яшь тулганда, әтисе үлеп китә һәм хуҗалык, зур бакча әнисе җилкәсендә торып кала. Кызлар да бераз үсә төшкәч әниләренә һәр эштә ярдәм итәргә атлыгып торалар. Әнисе белән мәрхүм иренең сеңлесе кызларны үзләре печән, утын хәзерләү кебек авыр эшләргә дә алып йөриләр.
Апалары кызлар өчен һәр яктан үрнәк булып тора. Антоновка участок хастаханәсендә эшләүче әнисе исә кызлары белем алсын өчен көчен кызганмый.
– Мин кечкенәдән үк китаплар укырга ярата идем, – дип сөйли Галина Константиновна, – шуңа күрә Алабуга мәдәни-–агарту училищесына укырга бик җиңел кердем. Читтән торып укып, авылда китапханәче булып эшләдем...
Апалары исә укытучы һәм медик һөнәрен сайлап, хәзер Алабугада һәм Казанда яшиләр. Галина башта туган авылы Антоновкада калса да, соңрак ире Алексей Иванович белән башта Кузнечихага, аннары Болгарга күчеп киләләр. Нинди генә коллективка эшкә урнашса да, Галина Константиновна барысы белән дә уртак телне бик тиз таба. Башта партия райкомының агитация һәм пропаганда бүлегендә, “Знание” җәмгыятендә эшли, аннары үзәк китапханәнең комплектлаштыру бүлегенә күчәргә тәкъдим итәләр. Китапларга мәхәббәте кечкенә чагында ук уянган Галина Константиновна моңа бик сөенеп риза була. Эшләгән чакта төрле чараларда теләп катнаша, күп шигырьләрне яттан белә. Константин Симоновның барысына да яхшы таныш булган “Сын артиллериста” һәм “Открытое письмо” кебек поэмаларын әлегә кадәр яттан сөйләп бирә ала.
Галина Константиновна җәмәгать эшләрендә дә һәрвакыт актив катнаша. Аны шәһәр Советына депутат итеп сайлыйлар, хатын-кызлар советы составына керә. Һәр бурычны җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп башкарганга күрә, теләсә кайсы эшне ышанып тапшыралар. Түбән Осланга күчкәннән соң хәтта авыл мәктәбендә һәм балалар бакчасында да эшләп өлгерә. Аннары Камаевлар кире Болгарга әйләнеп кайталар һәм Галина Константиновна санаторий интернат-мәктәптә китапханәче һәм тәрбияче булып эшли башлый. Шушы коллективта ул егерме елга якын хезмәт куя. 
Галина Константиновна китапханәне һәрвакыт тәртиптә тота, уку елы барышында укучылар белән төрле конкурслар, викториналар, дәреслекләрнең пөхтәлеген тикшерү буенча рейдлар уздыра. Рус теле һәм әдәбияты укытучылары белән хезмәттәшлек итеп, китапханәче укучылар мәктәп программасында күрсәтелгән барлык әсәрләрне укып чыксыннар өчен тырыша. Тәрбияче буларак, балаларның тәртибенә, дәресләр хәзерләүгә дә зур игътибар бирә. 
Инде җитмеш яшен тутырса да, Галина Константиновна әле дә актив тормыш белән яши. Санаторий интернат-мәктәбенең ветераннар оешмасы рәисе вазифасын башкара, ике ел элек мәктәпне тәмамлауга илле ел тулу уңаеннан классташлары өчен очрашу кичәсе оештырган. Узган җәй Идел буенча теплоходта сәяхәткә чыккан, күп шәһәрләрне күргән. Ниһаять, Герой-шәһәр Волгоградны карау турында күптәнге хыялы да чынга ашкан. Моңа кадәр исә Санкт-Петербургта, чит илләрдә булып кайткан.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, иртә яздан көзгә кадәр йорт яны бакчасын да карап-тәрбияләп тора ул. Шулай да иң яраткан шөгыле – кием-салым тегү остасы булган апасы өйрәткән тегүдер. Унбиш яшендә ул үз куллары белән беренче әйбер – коену костюмы тегеп кия. Әкренләп кием-салым ремонтларга өйрәнә, аннары төнге күлмәкләр, халатлар, урын-җир әйберләрен үзе тегә башлый. Бу шөгыленнән әлегә кадәр туктаганы юк.
Шунысы сөендерә, тормышта актив булуы белән аерылып торган бу ханым басма матбугат турында да онытмый.
– Район газетасын күптән яздырам, беренче битеннән ахырына кадәр укып чыгам, – ди ул. – Шулай ук “Аргументы и факты”, “Казанские ведомости” газеталарын да алдырам. Газеталар һәм китаплардан башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм...
Яңа китаплар белән танышу өчен, Галина Константиновна үзәк китапханәгә дә еш йөри, өендә дә шактый бай китапханә туплаган. Кичләрен исә телефоннан балалары, оныклары белән аралаша, аларга өй эшләрен эшләүдә ярдәм итә.
Күптән лаеклы ялда булса да, Галина Камаева тулы канлы, актив тормыш белән яши. Кунакларны ачык йөз белән каршы ала, хуш исле чәй һәм камыр ризыклары белән сыйлый, йорт яннарын кардан чистартып торырга да өлгерә. Шулай итеп, ничә яшьтә булуына карамастан, һәрвакыт күтәренке күңелле, тормыш сөючән булып кала.
 


Нет комментариев