Мария Терехова пешергән камыр ашлары һәркемнең күңеленә хуш килә.
Болгарда җирле кулинариядән бер генә тапкыр булса да камыр ашлары сатып алмаган кеше юктыр. Кулинария кибетенә килеп кергәч, ирексездән авыздан сулар килә башлый. Нәрсә генә юк аның киштәләрендә! Төрле эчлек белән пироглар, бәлеш-эчпочмаклар, тагын башка бик күп тәм-томнар. Ләкин болар барысы да – пешекчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе икә-не турында уйлаучылар бик аз. Ә бит башка кешеләр җылы юрган астында җиденче төшен күреп ятканда, пешекчеләр инде камыр куеп, бәлешләр өчен эчлекләр әзерләргә тотына. Иртәнге сәгать сигездә үк алар инде кибет киштәләрендә пәйда була.
Үскәч өйрәнерсең
Мәктәп елларында аш-су остасы булырмын дигән уй Машаның башына да килеп карамаган. Дөресен әйткәндә, күп балалы Михайловлар гаиләсендә өлкән бала булса да, ашарга пешерү турында кайгыртырга туры килмәгән аңа.
Мария, Надежда, Галина, Сергей – дүрт баланы әнисе, Татьяна Евгеньевна Михайлова ирсез тәрбияли. Аңа балаларны тәрбияләүдә алар белән бергә яшәүче әнисе Римма Ивановна нык ярдәм итә. Эш сөючән, бик энергияле, оптимист ике хатын-кыз тормышта бер дә югалып калмыйлар. Татьяна Евгеньевна фермада эшли, Гусихада иң яхшы савымчыларының берсе була. Римма Ивановна исә бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләрен тулысынча үз өстенә ала. Балалар бакча, каралты-кура тирәсендәге эшләрдә ярдәм итсәләр дә, әниләре һәм дәү әниләре ашарга пешерү кебек җаваплы эшне кызларга ышанып тапшырмаган.
– Үскәч, үзегез өйрәнерсез әле, – дигән алар.
Шулай итеп, бары тик һөнәри лицейга (хәзерге Спас тармак технологияләре техникумы – ред.) укырга кергәч кенә Маша әкренләп аш-су әзерләү серләренә төшенә башлый. Ә инде Спас оптторгында узган практикадан соң кыз бу эшкә бөтенләй остарып китә. Шуңа күрә аны диплом алгач ук «Болгар» кафесына эшкә чакырулары бер дә гаҗәп түгел.
Тәҗрибә эштә туплана
– Билгеле, беренче мәлләрне авыр булды. Үз-үземә ышаныч җитеп бетмәде, – дип сөйли Мария. – Ни генә пешерсәм дә, дөрес эшләмим кебек тоела. Һәрвакыт үземнән өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк осталардан үрнәк алырга тырыштым. Ә бездә чын мәгънәсендә үз эшенең осталары эшләде. Сменабыз мөдире Татьяна Геннадьевна Ермишина иде. Искиткеч игелекле, мәрхәмәтле кеше. Безгә барысын да яхшылап аңлатты, кирәк чакта киңәшләрен бирде, кызгана да белде. Ул үзе теләсә нинди ризыкны рецептка карамыйча пешерә иде. Аның ярдәмчесе булып Галя апа Кириллина эшләде. Икенче ризыклар, салатлар әзерләүдә аңа тиңнәр булмады. Тәмле итеп пешерергә дә, өстәлләрне матур итеп бизәргә дә өйрәттеләр. Элек Казанда еш кына төрле күргәзмәләр уздырыла иде. Аларга исә осталыкларын күрсәтү өчен гомуми туклану тармагы хезмәткәрләрен җибәрәләр. Барыннан да ешрак анда нәкъ Галя апа катнашты. Чөнки ризыкларның тәмен яхшырту, оригинальлек өстәү, аларның бизәлеше турында яңа идеяләре бик күп иде аның.
Мондый күргәзмәләрдә Машага да катнашырга туры килә. Ә берсендә өй токмачын кисү буенча республика конкурсында ул күп кенә көндәшләрен артта калдырып, икенче урынны ала.
Гомумән алганда, яшь пешек-ченең күп вакыты икенче ашлар өчен эшләнмәләр, салатлар әзерләүче салкын цехта уза. Юбилейлар, туйлар һәм башка чараларны уздырганда таякның иң авыр башы нәкъ менә аш-су осталарына һәм официантларга төшә. Мондый тантаналар кайвакыт төн уртасында гына тәмамлана, ә инде иртәнге алтыда яңадан эш урынында булырга кирәк.
Җәй көннәрендә эшләү аеруча авыр була. Кайнар электр плитәләреннән эссе бөркелә, ә кухняда һава түзә алмаслык кыза. Пешекче әйтүенчә, көнозын аяк өстендә эшләгәннән соң, аяклар йөри алмаслык хәлгә килгән чаклар да булгалаган.
Пешекче дә, икмәк пешерүче дә
Камыр ризыклары пешерү буенча тәҗрибәне дә Мария нәкъ шушы кафеда туплый. Күпмедер вакыт салкын цехта эшләгәннән соң, аны эштән киткән берәү урынына камыр ризыклары пешерүче итеп куялар. Шулай итеп, кулинария кибете һәм кафе өчен пироглар һәм бәлешәләр әзерләү аның бурычына әверелә. Шул исәптән, халык заказ биргән бәлешләрне пешерү дә. Кайвакыт мондый заказлар саны унга кадәр җитә. Ә бер сменада якынча йөзләп пирог пешерелә.
Мария Тереховага үзәк ашханә-дә дә пешекче булып эшләп алырга туры килә. Анда аны кеше җитмәү аркасында күчерәләр.
Ул вакытта Машаның инде гаиләсе һәм ике кечкенә баласы була. Шулай итеп, эшне дә, гаиләне дә бергә алып барырга, бер үк вакытта яхшы хатын да, әни дә, тырыш хезмәткәр дә булырга туры килә.
Әни – әни инде ул
– Соня белән Лешаны балалар бакчасына иртәләрен ирем йөртте. Чөнки бакча иртәнге сигездә эшли башлый, ә миңа эшкә иртәнге җидедә, хәтта алтыда барырга кирәк, – ди Мария. – Ә менә бакчадан һәрвакыт үзем алып кайттым. Балалар белән больничныйларда утырырга да мөмкинлек булмады, чөнки алыштырырга кеше юк. Балалар авырганда, әни белән дәү әнием карадылар (елмая – ред.). Бәлки, шуңа күрәдер дә, балаларыбыз мөстәкыйльлеккә өйрәнеп үстеләр. Яхшы укыйлар, өйдә дә ярдәм итәләр. Хәзер Соняга – 15, Лешага 11 яшь.
Шунысын да әйтергә кирәк, үз балаларыннан тыш, Мария иренең беренче никахыннан туган кызны да тәрбияли. Әтисенең яңа гаиләсендә яши башлаганда, Настяга җиде яшь була. Инде сабый бала түгел, үз гадәтләре, үз характеры бар. Машага да, Настяга да бер-берсен аңларга, бер-берсенә яраклашырга туры килә. Әкренләп күнегәләр. Соня белән Леша тугач та, Мария балаларын аерып карамаска, алар дус булып үссеннәр өчен игътибарны да, мәхәббәтне дә тигез дәрәҗәдә бирергә тырыша.
Настя инде үсеп җиткән, кияү-дә, ике улы бар. Шуңа күрә Машаны, яшь булуына карамастан, инде дәү әни булган, дияргә мөмкин. Чөнки Настяның тормышында бар да әйбәт булуында аның да шактый өлеше бар.
Татлы һөнәр
Ике ел элек Мария Терехова кулинария бүлегенә күчә. Төрле эчлек белән пироглар, бәлешләр, кыстыбый, өчпочмак, пәрәмәч кебек камыр ризыкларын пешерә.
Кулинария бүлегендә күбесен-чә сәүдә залыннан алынган гариза буенча эшлиләр. Ихтыяҗ зур булган яки заказлар бирелгән продукцияне ясыйлар. Җәй көне, Болгарга туристлар килә башлагач, иң кызу эш чоры башлана. Болгар музей-тыюлыгындагы сәүдә нокталары өчен көн саен йөзләгән пәрәмәч, өчпочмаклар пешерелә. Шуңа күрә җәйге чорда ял итү турында хыялланырга гына кала. Маша билгеләп үткәнчә, бу чорда хезмәт хакы да югарырак була. Бар да ясалган продукциянең күләменә бәйле.
– Бүгенге эш көне ничек үтте?
– Эшкә иртәнге бишләр ти-рәсендә килдем. Тиз генә камыр куйдым, сосискаларны целлофаннан чистарттым, аларны камырга төрдем. Надя (Мариянең хезмәттәше – ред.) өчпочмаклар өчен камыр куйганда, алар өчен эчлек ясадым. Бу сменада йөз камыр эчендәге сосиска, сиксән пәрәмәч, илле чебурек, катламалы алты бәлеш ясадым. Моннан тыш, Надя белән бергә төрле камырдан йөз дә утыз өчпочмак бөкләдек.
Намус белән эшлиләр
Яңа пешкән камыр ризык-ларының тәмле исе, цехларга һәм сәүдә залына гына сыешып бетмичә, урамга да чыга. Хуш ис беренче сатып алучыларны сәүдә залына җәлеп итә. Ә пешекчеләр инде үз сменаларын эшләп бетергәннәр, Болгар халкын һәм аның кунакларын пироглар һәм төрле тәм-том белән тәэмин иткәннәр. Ә бит әле иртәнге тугызынчы ярты гына.
– Безгә продукциябез өчен кызарырга туры килми, – дип нәтиҗә ясый Мария. – Сатып алучылар канәгать булсын өчен, көч һәм тырышлыкны кызганмыйбыз. Камыр ризыклары өчен бары тик табигый чимал гына кулланабыз. Йомырка порошогы, консервантлар, башка химия юк. Бар да рецептлар буенча ясала. Итне дә түшкәләре белән кайтаралар, без аны үзебезгә кирәгенчә кисәкләргә турыйбыз.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, камыр ризыклары кибет киштәләрендә бер дә озак ятмый. Ирләр аеруча ит пәрәмәчләрен, эчпочмакларны яратып ала. Ә мәктәп укучылары исә куертылган сөт, эремчек, дарчин (корица – ред.) күмәчләренә өстенлек бирә. Тәмле булудан тыш, югары сыйфатлы да булган продукция сатып алучыларның барысының да күңеленә хуш килә.
Гомуми туклану системасында эшләгән елларында Мария Терехова үз хезмәте өчен берничә тапкыр Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларына лаек булган. Быелгы район алдынгылары слетында Спас оптторгы пешекчесе кабат билгеләп үтелә, аның исеме районның Мактау тактасына кертелә.
Мариягә киләчәктә дә Болгар халкын тәмле продукция белән тәэмин итү эшендә уңышлар һәм яңа идеяләр теләргә генә кала.
Нет комментариев