Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Язмышлар

Акыллы киңәшләрегез иңнәргә канат куйды...

Моннан тугыз дистә ел элек республикабызның Актаныш районы Татар Суксу авылында бер кыз бала дөньяга килә. Чатнама суыкта гаиләгә май кояшы булып килеп кергән бу кыз балага Галия дип исем кушалар. Кыз, чынлап та, май кояшы кебек якты йөзле, йомшак сүзле булып үсә. Өстәвенә, укырга да бик хирыс, тырыш бала...

Сугыш башлана. Галия күрше авылдагы урта мәктәпне гел яхшы билгеләренә тәмамлый. Җәйге каникул вакытларында төрле эшләрдә эшли, соңыннан кырчылык бригадиры итеп билгелиләр. Сугыш елларында укытучылар җитмәгәнлектән, ике ел башлангыч класс укытучысы булып эшләргә туры килә. Әмма бер теләк тынгылык бирми аңа - белем алырга!
Ул Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә, татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аны 1954 елда Иске Рәҗәп урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрәләр.
Күрер күзгә тыныч холыклы, үз дәрәҗәсен белеп, әдәпле генә сөйләшә торган бу укытучы кыз эшкә бик тырыш була. Хәер, аның әлеге сәләте бала чактан ук киләдер, мөгаен. Галия Мирзаяновна Низамиева бөтен күңелен биреп эшли. Ул эзләнә, дәрес үткәрүнең төрле алымнарын куллана, үз дидактик материалларын төзи. Һәр бала аның дәресләрен көтеп ала, чөнки ул һәр дәрестә укучыларны әдәбият дөньясына алып керә. Аның дәресләрен тыңлап хәйран каласың. Теманы үтә дә җайлы аңлата. Укучы иң кирәкле эшне башкаргандай, дәреснең башыннан ахырына кадәр бирелеп, онытылып, күңеле белән инанып тыңлый.
Галия Мирзаяновна үзенә һәм укучыларга таләпчән, яңалыкка омтылучан, эзләнүчән мөгәллимә. Тирән белем бирү өстенә, сыйныф җитәкчесе эшен дә алып бара. Укучыларның якын дусты да, киңәшчесе, сердәше дә була. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша: кырларда, фермаларда алыштыргысыз агитатор, клуб сәхнәсендә артистка. Класстан тыш тәрбия эшләрен дә читтә калдырмый. Укучылар күңелендә халкыбызның милли-гореф гадәтләренә, йолаларына ярату хисе уяту өчен нинди генә чаралар уйлап тапмый! "Кичке уен", "Кич утыру", "Исемең матур, кемнәр куйган", "Уятмакчы булсаң халык күңелен" дигән бәйрәмнәр, китап укучылар конференцияләре, әдәби кичәләр... Төрле бәйгеләрдә аның укучылары һәрвакыт башлап йөрүчеләр булдылар. Ул укыткан балалар татар телен яхшы белүләре, халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре турында киң мәгълүматлы, әдәпле булулары белән аерылып торалар. Алар уку хезмәте күнекмәләренә ия, иҗади фикер йөртә беләләр .
Шундый әйтем бар: кешенең көзгесе - сүз түгелдер, шәхесе күренә эшләрендә. Мәгариф дөньясына күп көчен, сәләтен биргән остазыбыз безнең тормышыбызда онытылмаслык эз калдырган шәхес. Утыз ел эшләү дәверендә күпме укучылар укытып чыгарды. Бу юлларны үткәнче күпме гомер узган, күпме сулар аккан. Аның шәкертләре арасында танылган шәхесләр: тарих фәннәре кандидаты, журналист Сәмигулла Хәйретдинов, шагыйрь, журналист Камил Сәгъдәтшин, Татарстанның атказанган артисты Рифкат Хәмидуллин, Хезмәт Даны орденлы укытучы Фатыйма Хатыйпова, Россиянең, Татарстанның мәгариф отличниклары - укытучылар Гөлфия Хәмидуллина, Әлфирә Игламова, Фәүзия Рәхимуллина, Налия Гәрәева, Резедә Хәйруллина, Асия Алишева һәм башкалар бар. Ул алар белән чиксез горурлана. "Шәкертләр остазларыннан акыллырак, талантлырак булырга тиеш. Шул юнәлештә үземнән аз гына өлеш кертә алганмын икән, мин шуның белән бәхетле", дип куана укытучы апабыз.
Сүз уңаеннан, минем үземне дә 10 сыйныфта Галия апа укытты. Элегрәк төгәл фәннәрне ярата һәм игътибарны күбрәк бирә идем. Әтием юлыннан (Әхмәт Алишев - физик-математик) китәрмен кебек идем. Күрәсең, укытучы апамның ана теленә, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияләве һәм ярату хисе тудыруы үзенекен итте. Китапханәче һөнәрен сайладым, яраткан эшемдә 40 елдан артык эшләдем. Мин моңа бер дә үкенмим һәм укытучыма рәхмәтлемен.
Сер түгел, кайвакыт шулай да була: туры сүзле, гадел кешене санлап бетермиләр. Ә аннан түбәннәр мактала, югары исемнәр ала. Дан өчен эшләмәде Галия Мирзаяновна. Күкрәген орден, медальләр бизәргә кирәк иде аның. Төчеләнә, ялагайлана белмәде, дөреслекне яклады, фикерен курыкмыйча әйтә белде, чөнки үз эшен бик теләп, кеше тел - теш тидермәслек итеп җиренә җиткереп башкара иде.
Галия Мирзаяновна хәзер дә укучылар, мәктәп тормышы белән кызыксынып тора. Татар теле язмышы борчый аны, мәктәпләрдә татар теле дәресләренең кимүенә, телебезгә игътибар житмәвенә борчыла.
Еллар үтеп, инде үзләре дә олыгайган элеккеге укучылары аны үзләренең очрашу кичәләренә чакыралар, аның белән беразга гына булса да яшьлек чорына кайталар.
...Беренче чиратта укытучының үз баласы да башка балаларга үрнәк, яхшы укырга, тәртипле булырга тиеш. Үз баласына дөрес тәрбия бирә алмаучы чит кеше баласына тулы тәрбия бирә алмаганны укытучыбыз бик яхшы белә. Галия апа бу яктан балалары белән горурлана ала. Аның балалары да бик тырышлар, тирән белемлеләр. Зур урыннарда эшлиләр. Ананың иң зур көче, иң зур осталыгы шул түгелмени? Тормыш иптәше Ирек абый белән (ул да укытучы, инде мәрхүм) бер малай, ике кыз тәрбияләп үстерделәр, өчесенә дә югары белем бирделәр. Хәзерге вакытта Галия апа Болгар шәһәрендә яши. Балалары, оныклары әниләре, дәү әниләре янына еш кайтып йөриләр, даими рәвештә телефоннан сөйләшеп торалар.
Әйе, вакыт үзенекен итә: чәч агара, биткә җыерчыклар куна. Тик йөрәк кенә картаюны белми. Мәңге яшәрдәй булып талпына. Бу мәгариф һәм тыл ветераны Галия Мирзаяновнага да хас. Ләкин туксан яше тулса да, ул көр күңелле, күтәренке кәефле. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер телибез.
Флёра Хәйретдинова, хезмәт ветераны. Иске Рәҗәп авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев