Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь гимнастлар – иң яхшылар арасында!

Сәламәтләндерү-белем бирү үзәге педагогы Наталья Бердникова җитәкчелегендә шөгыльләнүчеләр Казанда 1999-2009 елларда туган кызлар арасында үткәрелгән республика беренчелегеннән кубок һәм призлар алып кайттылар.

Гимнастика үзәгенә Татарстанның йөз иллегә якын яшь "йолдызчыгы" җыелды. Лениногорск, Алабуга, Зәй, Болгардагы спорт мәктәпләреннән, Казанның дистәләгән учреждениесеннән килгән гимнастлар әлеге ярышта катнашу өчен шактый катлаулы сайлап алу туры аша үткән. Ярышларны Татарстан Республикасының нәфис гимнастика федерациясе вице-президенты Лилия Шәфиева ачты һәм иң яхшы спортчыларга кубок, медальләр һәм призлар тапшырды.
Безнең гимнастлар Анна Новикова, Татьяна Авдонина, Александра Бердникова, Валерия Кострулева, Аишә Габдрахманова һәм Софья Шмелева күпләрне сокландырырлык итеп чыгыш ясады. Моның өчен аларга махсус кубоклар тапшырылды. Александра Бердникова җиңүгә омтылышы өчен кыйммәтле призга лаек булды.
Яшь гимнастларны алда әле тагын да мавыктыргыч чыгышлар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев