Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Спорт

Ярышларда сынатмадылар!

Чистайда үткәрелгән традицион ачык турнирда безнең дзюдочылар уңышлы чыгыш ясадылар. 2000-2002 елда туган укучылар арасында (67 килограмм авырлык үлчәвендә) 1нче мәктәп укучысы Раил Сәгыйров барлык көндәшләреннән өстен чыкты. Аны Кубок, медаль һәм диплом белән бүләкләделәр. 1998-2000 елда туган егетләр арасында 65 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Данила Вихлянский көмеш медаль алды....

Чистайда үткәрелгән традицион ачык турнирда безнең дзюдочылар уңышлы чыгыш ясадылар.
2000-2002 елда туган укучылар арасында (67 килограмм авырлык үлчәвендә) 1нче мәктәп укучысы Раил Сәгыйров барлык көндәшләреннән өстен чыкты. Аны Кубок, медаль һәм диплом белән бүләкләделәр. 1998-2000 елда туган егетләр арасында 65 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Данила Вихлянский көмеш медаль алды.
Кызлар да уңышлы чыгыш ясады. 1998-2000 елда туган 62 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Танкеевкадан Ләйсән Хисаметдинова, Полянкадан Арина Филюшина өченче урынны алды. Аларга кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.
Хәзер безнең команда дзюдо буенча Татарстаннан Россиянең беренче чемпионы Геннадий Борюшкин истәлегенә уздырыла торган ярышларга әзерләнә. Ул 31 майда "Олимп" спорт залында үткәреләчәк. Тугызынчы тапкыр үткәрелә торган бу ярышларга самбо, дзюдо һәм билбау көрәше керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев