Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Турист барысын да белергә тиеш

Халыкара туристлар көненә багышланган спорт ориентациясе буенча район ярышларында сигез мәктәп командасы катнашты. Аны балалар иҗат йорты оештырды, ярышлар Рабига күле буенда үтте. Укучылар торган урынны билгеләү, палаткалар кую, туристлар көнкүрешен җайлау, ашарга әзерләү һәм җыр башкару буенча көч сынаштылар. Нәтиҗәдә кискен көрәш барышында "Туристлар җыры" номинациясендә - "Танкеевка туристлары",...

Халыкара туристлар көненә багышланган спорт ориентациясе буенча район ярышларында сигез мәктәп командасы катнашты.
Аны балалар иҗат йорты оештырды, ярышлар Рабига күле буенда үтте.
Укучылар торган урынны билгеләү, палаткалар кую, туристлар көнкүрешен җайлау, ашарга әзерләү һәм җыр башкару буенча көч сынаштылар. Нәтиҗәдә кискен көрәш барышында "Туристлар җыры" номинациясендә - "Танкеевка туристлары", "Туристлар көнкүреше" һәм спорт ориентациясе номинацияләрендә Иске Рәҗәпнең "Татар яшьләре" командасы җиңеп чыкты.
Аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә ярышның абсолют җиңүчесе дип табылган Иске Рәҗәп урта мәктәбе командасына кубок бүләк иттеләр.
Ярышта катнашкан башка командалар рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев