Ике кеше алтын значокка лаек булды.
Спас районы суд приставлары ГТО нормативларын тапшырдылар.
Мәҗбүри сынаулардан тыш, алар үз теләкләре белән кайбер нормативларны да үттеләр.
РФ Спорт министрлыгы боерыгы нигезендә, аларның барысына да “Хезмәт һәм оборонага әзер” билгеләре тапшырылды.
Сынаулар нәтиҗәсендә өлкән суд приставы Вардан Шахназарян һәм аның урынбасары Кристина Никитина алтын ГТО билгеләренә, җиде хезмәткәр – көмеш, өч кеше – бронза значокларга ия булдылар.
ГТО таныклыкларын һәм билгеләрне Спас районы яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов тапшырды.
Нет комментариев