Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спас дзюдочылары Татарстан беренчелегендә катнаштылар

Ярышларда 262 спортчы катнашты.

Спас районының “Олимп” спорт мәктәбе дзюдочылары 16-17 апрелдә Казанның “Батыр” комплексында узган дзюдо буенча республика беренчелегендә катнаштылар.

Ярышлар 18 яшькә кадәрге егет һәм кызлар арасында уздырылды. Бәйгеләрдә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән, Алабуга, Буа, Спас һәм республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан 262 спортчы катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Анастасия Кириллина үз авырлык үлчәвендә өченче урынга чыкты.

Гүзәл Гыйләҗева белән Павел Бынков үз авырлык үлчәүләрендә бишенче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев