Спорт

Район спартакиадасы башланды

Шимбә көнне район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре спартакиадасы чаңгы эстафетасы белән башланды. Хатын-кызлар -1014 метрлы, ирләр-2014 метр дистанциядә ярыштылар. Янгын часте спортчылары үз дистанцияләрен аеруча тиз үттеләр: Елена Савельева, Татьяна Погодина, Рөстәм Фәйзелгатов, Евгений Демьянов һәм Артем Ивановлар яхшы хәзерлекләрен күрсәттеләр. Икенче урында- район мәгариф бүлеге чаңгычылары, өченче-"Чайка" приюты һәм...

Шимбә көнне район предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре спартакиадасы чаңгы эстафетасы белән башланды.
Хатын-кызлар -1014 метрлы, ирләр-2014 метр дистанциядә ярыштылар. Янгын часте спортчылары үз дистанцияләрен аеруча тиз үттеләр: Елена Савельева, Татьяна Погодина, Рөстәм Фәйзелгатов, Евгений Демьянов һәм Артем Ивановлар яхшы хәзерлекләрен күрсәттеләр. Икенче урында- район мәгариф бүлеге чаңгычылары, өченче-"Чайка" приюты һәм юл участогының берләштерелгән командалары.
Программада спортның 17 төре бар. Февральгә биатлон һәм пуля белән ату ярышлары кертелгән. Спартакиада 12 майда гаилә эстафетасы белән тәмамлана.


спорт

Нет комментариев