Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җитезләр җиңде

1нче шәһәр урта мәктәбенең яшь спортчылары 2003 елда туган укучылар арасында район беренчелегенә үткәрелгән ярышларда җиңеп чыктылар. Ярышларда катнашкан алты команда ике группага бүленделәр, анда җиңүчеләр турнирның иң яхшы командасын билгеләде. Хәлиткеч ярышларда 1нче һәм 2нче шәһәр мәктәбе командалары очрашты. 1нче мәктәп командасы спортчылары 2:1 исәбе белән уңышка иреште (тупларны...

1нче шәһәр урта мәктәбенең яшь спортчылары 2003 елда туган укучылар арасында район беренчелегенә үткәрелгән ярышларда җиңеп чыктылар.
Ярышларда катнашкан алты команда ике группага бүленделәр, анда җиңүчеләр турнирның иң яхшы командасын билгеләде. Хәлиткеч ярышларда 1нче һәм 2нче шәһәр мәктәбе командалары очрашты. 1нче мәктәп командасы спортчылары 2:1 исәбе белән уңышка иреште (тупларны Антон Рачков белән Денис Пеньков кертте). Өченче урын өчен дә киеренке көрәш барды, монда кадетлар Кузнечиха мәктәбе укучыларын 5:0 исәбе белән җиңеп чыктылар. Ярышларда шулай ук Иске Рәҗәп һәм Антоновка мәктәбе укучылары катнашты.
Җиңүчеләргә грамоталар тапшырдылар. Кадет мәктәп-интернатыннан Максим Мельников иң яхшы туп кертүче, 1нче мәктәптән Дмитрий Мамонов иң яхшы капкачы дип танылды. Ул бер генә тупны да капкасына керттермәде.
Турнирны балаларны савыктыру үзәге оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев