Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Идел буенда – өченче

Ижевск шәһәрендә үткән дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә республиканың җыелма командасы составында чыгыш ясаучы Никита Борюшкин белән Данила Вихлянский гомумкоманда беренчелегендә бронза призёр булдылар. Безнең егетләр республика җыелма командасы уңышына зур өлеш керттеләр. Данила башка командалардагы көндәшләре белән биш көрәштә дә отты, ә шәхси зачёт турнирында җиңүчегә генә...

Ижевск шәһәрендә үткән дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә республиканың җыелма командасы составында чыгыш ясаучы Никита Борюшкин белән Данила Вихлянский гомумкоманда беренчелегендә бронза призёр булдылар.
Безнең егетләр республика җыелма командасы уңышына зур өлеш керттеләр. Данила башка командалардагы көндәшләре белән биш көрәштә дә отты, ә шәхси зачёт турнирында җиңүчегә генә оттырды.
Никита Борюшкин команда беренчелегендә дүрт көрәштә җиңеп, берсендә генә җиңелде. Соңгы җиңүе аеруча әһәмиятле булды. Өченче урын өчен көрәштә республиканың җыелма командасы Самара өлкәсеннән килгән яшьтәшләре белән очрашты. Никита чыгыш ясаган авыр үлчәү категориясендә соңгы хәлиткеч көрәш алдыннан исәп 4:4 булганга күрә, аның җиңүе безнең командага өченче урынны алырга мөмкинлек бирде.
Шәхси зачётта безнең егетләр үз авырлык үлчәүләрендә 5 - 6 урыннарны алдылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: беренчелек

2
X