Беренчелек тег белән яңалыклар
-
Уңышлы чыгыш ясауларын телибез
19 декабрьдән 21 декабрьгә кадәр "Олимп" универсаль спорт залында кечкенә шәһәрләр һәм авыл районнары арасында мини-футбол буенча ачык республика беренчелеге үтәчәк.
-
Мәскәүдә икенче урынны алды
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Владимир Борюшкин дзюдо буенча Мәскәүнең ачык беренчелегенә чыгыш ясап, икенче урынны алды. 100 килограммнан артык иң авыр үлчәү категориясендә ул үзенең көндәшләреннән көчлерәк булып чыкты. Бу турнирның ярымфиналында ветераннар арасында Европа чемпионы булган, мәскәүле Владимир Соловьев белән көрәш аеруча мавыктыргыч үтте. Ул безнең көрәшчедән 20 килограммга...
-
Никольскилылар җиңде
Волейбол буенча район беренчелегендә Никольск урта мәктәбенең кызлар командасы җиңеп чыкты. Ярышлар "Олимп" универсаль спорт залы базасында, 1996 елда һәм аннан соңрак елларда туган кызлар арасында үткәрелде. Беренчелектә җиде команда катнашып, алар җирәбә салу нәтиҗәләре буенча ике төркемгә бүленделәр. Беренче төркемгә - 1нче мәктәп, Кузнечиха, Никольск һәм Иж-Борискино спортчылары, ә...
-
Көрәшчеләргә – медальләр һәм бүләкләр
Тренер Владимир Борюшкин шәкертләре бертуган Насыйровлар призына үткәрелгән самбо буенча Кукмара районы ачык беренчелегендә көмеш һәм бронза медальләргә лаек булдылар. Татарстан, Башкортостан, Самара һәм Киров өлкәләреннән 300гә якын көрәшче җыелган бу турнирда безнең спортчылар арасыннан Данила Вихлянский уңышлы чыгыш ясады. Үзе өчен гадәти булмаган 55 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә ул...
-
Иң көчлеләр арасында
Безнең якташыбыз Виктор Ермилин чаңгы ярышлары буенча юниорлар арасында дөнья беренчелегендә чыгыш ясап, классик алым белән ун километрлы дистанциядә тугызынчы булды. Бу җаваплы ярышлар Төркиянең Эрзурум шәһәрендә үткәрелде. Мондый дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр катнашкан Виктор өчен бу зур уңыш. Хәзерге вакытта ул Төмән шәһәрендә үтәчәк Россия чемпионатына әзерләнә.
-
Волейболчылар ярышты
Волейбол буенча район беренчелегендә Ямбакты урта мәктәбе егетләре җиңеп чыкты. Ярышны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе оештырып, анда тугыз команда катнашты. Икенче урынга - Антоновка, өченче урынга Полянка мәктәбе командалары чыкты. Призёрларга дипломнар тапшырылды.
-
Никита Борюшкин – республика чемпионы!
Казан шәһәренең "Батыр" Олимпия резервы балалар-яшүсмерләр мәктәбендә үткәрелгән республика самбо беренчелегендә Никита Борюшкин барлык көндәшләрен җиңеп чыкты. Ул җиңүне ышанычлы яулады: 84 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә алты көрәштә Никита вакытыннан алда җиңеп чыкты. Беренче урын аңа Идел буе федераль округы беренчелегендә республикадан чыгыш ясау хокукын бирә. Владимир Борюшкинның тагын бер...
-
Волейболчылар турниры
1994 елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында волейбол буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышта Никольск урта мәктәбе командасы җиңүче булды. Икенче урынны Болгардагы 1 нче мәктәп командасы алды. Өченче урынга исә тармак технологияләре техникумы спортчылары чыкты. Ярышларда барлыгы тугыз команда катнашты.
-
Уңышлы дебют
Яшүсмерләр арасында дзюдо буенча Россия беренчелегендә катнашкан Данила Вихлянский бу юлы да сынатмады. 48 килограммга кадәрле үлчәү авырлыгында ул өч очрашуда көндәшләрен җиңүгә иреште, бары тик икесендә генә, шул исәптән Россиянең булачак чемпионына оттырды. 7-8нче урыннарны гына бүлешергә туры килсә дә, моны әйбәт нәтиҗә дип әйтергә тулы нигез бар. Республика...
-
Яшь дзюдочы уңышы
Ким урта мәктәбенең өлкән класс укучысы Анастасия Шестакова Россия профсоюзларының физкультура-спорт җәмгыяте Үзәк советы беренчелеге ярышларында икенче урынны алды. Ярышлар Йошкар-Ола шәһәрендә узды. 70 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә безнең спортчы башка көндәшләрен җиңеп чыгып, финалда гына оттырды. Бу уңышы өчен аңа медаль, диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Настя спортның күп...
-
Идел буенда – өченче
Ижевск шәһәрендә үткән дзюдо буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә республиканың җыелма командасы составында чыгыш ясаучы Никита Борюшкин белән Данила Вихлянский гомумкоманда беренчелегендә бронза призёр булдылар. Безнең егетләр республика җыелма командасы уңышына зур өлеш керттеләр. Данила башка командалардагы көндәшләре белән биш көрәштә дә отты, ә шәхси зачёт турнирында җиңүчегә генә...