Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баскетбол бәйрәме

"Олимп" универсаль спорт залында "КЭС-баскет" мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының җирле финалы булды. Бу көнне тамашага халык күп килгән иде.

Мондый дәрәҗәдәге спорт бәйрәменең безнең районда булганы юк иде әле. Кискен көрәштә спортчылар үзләренең югары осталыкларын күрсәттеләр, шулай ук уен-көлке дә күп булды. Бәйгене мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты иганәчесе - "КЭС-холдинг" ярдәме белән РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгы оештырды. Һичшиксез, алар бик файдалы һәм кирәкле эш башкаралар.
Чемпионатта катнашучы командаларның саны артуы бу проектның мәктәпләр арасында зур популярлык казануы турында сөйли. Быел, мәсәлән, илнең спорт мәйданнарына Россиянең 50 регионыннан һәм Монголиядән 15 меңгә якын коллектив чыкты. Проектның төп максаты - үсеп килүче буынга күмәклек, бер-береңә ярдәм итү, максатка ирешүдә үҗәтлек, туган мәктәбең өчен горурлык кебек хисләр тәрбияләргә өйрәтү.
Проектның иганәчесе, "Комплекслы энергия челтәрләре" ("Комплексные энергетические сети") ЯАҖ - зур стратегия инвестиция программаларын тормышка ашыру максатында, ун ел элек оештырылган Россиядәге иң зур компанияләрнең берсе. Холдинг җитәкчелеге фикере буенча, балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерү - ил үсешенең иң мөһим тармакларыннан берсе, ә мәктәп баскетбол лигасы кебек масштаблы проектлар бу максатка ирешүдә ярдәм итәргә тиеш.
Мондый ярышлар республикада өченче тапкыр үткәрелә. Моңа кадәр алар Казан һәм Яр Чаллыда булса, безнең районда заманча "Олимп" спорт комплексының ачылуы нәтиҗәсендә, быел бәйгене бездә үткәрергә булдылар. Зона этабы тиешле дәрәҗәдә оештырылды.
Спорт мәйданнарында һәр матчта көрәш бик кискен барды. Башта дүртәр командадан торган төркемнәрдә икешәр иң яхшы команда билгеләнде, аннары алар бер-берсе белән очрашып, финалда катнашучыларны ачыкладылар. Безнең спортчылар шактый уңышлы чыгыш ясадылар: бер-бер артлы Балтач һәм Буадан килгән көндәшләрен җиңеп, алар Казан командасына гына оттырдылар һәм нәтиҗәдә финалда катнашу өчен барган уеннарда катнашу хокукын алдылар. Ким командасы кызлары аеруча тырыштылар. Анастасия Шестакова иптәшләре белән бергә Буа командасын җиңеп, Балтач командасы белән очрашуда башта ун очкога алдарак барды, шулай да көндәшләре көчлерәк булып чыкты. Казан командасы белән уенда да алар башта көндәшләреннән алда барып, очрашуның ахырында бирелергә мәҗбүр булдылар. Нәтиҗәдә алар төркемдә өченче урынга чыктылар, ә уртак зачётта 5 - 6 урыннарны бүлештеләр. Авыл мәктәбе өчен бу шактый югары нәтиҗә.
Хәлиткеч очрашуларда турнирның иң яшь спортчылары оста уйнады. Күрәсең, һәркемнең дә былтыргы уеннарда җиңеп чыккан Казан шәһәреннән Камилла Тетёркина белән Яр Чаллыдан Эмиль Зәйнуллин рәсемнәре эленгән кебек, зур баннерларга эләгәсе килгәндер.
Былтыр җиңгән Эмиль быелгы уеннарда да катнашты.
Безнең спортчылар бөтен осталыкларын биреп уйнарга тырыштылар. Һәм финалга чыгу өчен Яр Чаллы командасы белән барган очрашуда бу мөмкин булды. Региональ финалның булачак чемпионына уенның беренче яртысында оттырганнан соң, алар матч ахырында көндәшләреннән җиде генә очкога калыштылар - 36:43. Очрашуның аерым мизгелләре аеруча истә калырлык булды. Мәсәлән, Дмитрий Захаров өч тапкыр рәттән өч очкога торган туп кертте, Артём Храменков үзе ягындагы капкадан башлап, дриблинг белән көндәшләренең бөтен командасын үтте, Евгений Земсков команданы оста саклады, Егор Абалымов та зур осталык күрсәтте, Богдан Стрелков бик оста җитәкчелек итте.
Ярышларда Яр Чаллы командасы җиңеп чыкты. Егетләр - Казан командасын, ә кызлар Алексеевскидан килгән яшьтәшләрен ышанычлы оттылар. Алексеевски командасының беренче урынга чыгарга теләге зур булса да (ике ел элек булган беренче очрашуда алар җиңүчедән бер генә очкога калыштылар, ә узган ел өченче урынга чыктылар), бу мөмкин булмады. Кызлар арасында өченче урынга - Казан командасы, егетләр арасында безнең команданы җиңеп, Баулы спортчылары чыкты. Безнең команда нәтиҗәдә дүртенче урынны алды.
Финалның иң яхшы уенчылары дип Яр Чаллыдан Александр Панкратов белән Алексей Гриненко табылды.
Барлык командалар да кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабында катнашучы мәктәпләргә "КЭС-холдинг" өчәр баскетбол тубы бүләк итте.
Ә Украинадан килгән кунаклар, баскетболның чын осталары, тамашачыга баскет-шоуның ничек булуын күрсәттеләр. Бу күренеш аеруча истә кала торган булды.
Спортчылар һәм оештыручыларның сүзләренә караганда, өч көн буе барган баскетбол бәйрәме уңышлы үтте. Моны финал кунаклары - ТР баскетбол Федерациясе Президенты Геннадий Ветров, "КЭС-баскет" мәктәп баскетбол лигасының генераль директоры урынбасары Дмитрий Самарин, ФИБА судьясы Евгений Ветров, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы белгече Жанна Соркина, ТР яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы вәкиле Мөнирә Рәхмәтуллина һәм башкалар да билгеләп үтте.
Рәсемдә: безнең егетләр уен вакытында.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баскетбол финал

2
X