Йортлар яна, печән, үлән...
Узган атнада район территориясендә дүрт янгын чыгу очрагы теркәлгән.
Полянкадагы гаиләләрнең берсендә исерек ир-ат гаебе белән килеп чыккан фаҗига аеруча тетрәндерә. Исерек гаилә башлыгы кухня идәненә канистрдан бензин агызган һәм шырпы сызып ташлаган. Дары кебек дөрләп кабынган йорт ишегалды корылмалары белән тиз арада янып беткән. Хуҗалар тәрәздән сикереп кенә котылып калган.
Хатыны язган гариза буенча, ир-атка карата җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.
Октябрьнең 40 еллыгы урамында яшәүчеләрнең сизгерлеге аркасында гына көчле янгын чыкмый калган. Янәшәдәге йортның чардагыннан чыккан төтенне күреп, күршедә яшәүчеләр утны шлангтан су сиптереп сүндерергә керешкән һәм шунда ук янгын сүндерүчеләргә хәбәр иткән. Әнә шулай бергәләшеп үз йортларын һәм яна башлаган йортны саклап кала алганнар.
Татар Такталы авылында яшәүче берәү печәнсез калган. Трактор морҗасыннан (глушителеннән) төшкән нәни генә очкыннан арбада бастырыклап төялгән печәнгә ут капкан. Тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр тракторны уттан алып калган. Ә печән күз алдында янып беткән.
Тагын бер очрак музей-тыюлык территориясендә теркәлгән: Елга вокзалы янәшәсендә үләнгә ут капкан. Дөрес, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнчегә кадәр ут телләре яр буендагы корыган печәнне көйдереп алган, тау битенә “үрмәли” башлаган. Моның сәбәбен узгынчыларның ут белән саксыз эш итүеннән аңлаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев