Узган атнада, җомга көнне, эш көне беткәндә шәһәрнең ике фатирлы торак йортында янгын чыкты.
Госпожнадзор хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, ут йорт эченнән чыккан. Якынча мәгълүматларга караганд, янгынның сәбәбе - электр чыбыкларының кыска ялганышы. Хуҗаларга шактый зур зыян килгән, бүлмә эчендә бөтен нәрсә янып беткән.
Янгынның төгәл сәбәбен ачыкларга Казан янгын тикшерү лабораториясе экспертизасы ярдәм итәчәк.
Нет комментариев