Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Вакыйгалар

Тайларны кызганып тормаганнар

Атлар урлау нияте белән җинаять кылган ике кеше тиешле җәзаны алды.

Район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин хәбәр итүенчә, агымдагы елның май аенда бу ике кеше үзара килешеп җинаятьчел планны тормышка ашырырга уйлаган. Максатларына ирешү өчен алар тай көтүе йөргән урынга килгәннәр. Шунда җинаятьчеләрнең берсе ау мылтыгыннан төбәп ике тапкыр аткан һәм ике тайны үтергән. Әмма башлаган "эшне" тәмамлап чыга алмаганнар: тайларны эшкәртә башлагач, җинаять урынында тотылудан куркып качып киткәннәр.
Аларның бу гамәлләре нәтиҗәсендә мал асраучыга 180 мең сумлык зыян китерелгән. Уйлап һәм исәпләп карасаң, бу аз акча түгел.
Барлык шартларны исәпкә алып, РФ Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсендәге 3нче ("а" һәм "б" пунктлары) һәм 2нче бүлеге нигезендә, суд җинаятьчеләрнең берсен ике ел ярым сынау вакыты белән өч елга шартлы рәвештә, икенчесен - ике ел сынау вакыты белән ике ел да алты айга ирекләреннән мәхрүм итте.
Суд карары әле үз көченә кермәгән.

Фото http://alau.kz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев