Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Спас районында яшәүче алимент түләмәгән өчен кулга алына

Бурычның суммасы 1 миллионнан артып китә.

Спас районында яшәүче берәү баласына алимент түләүдән качып йөргән өчен судка бирелә.

Хөкем ителүче элгәре дә шундый ук хокук бозуда гаепләнә. Җыелган бурычларның гомуми суммасы 1 миллион сумнан артык.

Эшне тикшергәннән соң, Спас район суды аны РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсе 1 өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип тапкан. Хәзер инде үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән атага колония-поселениедә утырып чыгарга туры киләчәк. Суд аны 5 айга ирегеннән мәхрүм иткән.

Хөкем ителүче суд залында ук сак астына алына. Хөкем карары злегә законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев