Спас районында кабан дуңгызларын законсыз аулаучылар тоткарланды
Браконьерлар китергән зыян 420 мең сумга бәяләнгән.
Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты белгечләре рейды вакытында Спас районының Иске Рәҗәп авылы янында кабан дуңгызларын законсыз аулаган кешеләрне тоткарлаганнар.
Тикшерү барышында дүрт аучының Спас районына Дмитровград шәһәреннән ауга килүләре һәм дүрт кабан дуңгызын атып үтерергә өлгерүләре ачыклана. Аучылар тоткарланган урында ике автомобиль һәм снегоход, ике автоприцеп, тепловизор һәм ау мылтыклары табыла һәм кулга алына. Браконьерларның табигатькә китергән зыяны 420 мең сумга бәяләнгән.
Хәзерге вакытта законсыз аучыларга карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев