Караклар тик ятмый…
Узган атнада районда транспорт чараларыннан әйберләр урлауның өч очрагы теркәлгән. Йорт янында автомобилен бикләмичә калдырган шәһәр кешесенең автомагнитоласын салдырып киткәннәр. Никольск авылы кешесенең автомобиленнән стереоаппаратура белән аккумуляторын урлаганнар. Караклар Иж-Борискино авылы кешесенең ярдәмче хуҗалыгы территориясендәге тракторын "чишендергәннәр". Дөрес, урланган детальләрне полиция хезмәткәрләре тиз арада табып хуҗасына кайтарганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев