Бугровкадагы фермер хуҗалыгыннан колыны белән ат урлап киткәннәр.
Шаһитлар сүзенә караганда, тышауланган маллар төнге басуда булган. Кайда нәрсә барын күзәтеп йөргән караклар моннан оста файдаланганнар: санаулы минутлар эчендә ат белән колыннан җилләр искән.
Бу уңайдан полиция хезмәткәрләре мал хуҗаларына мөрәҗәгать итеп, малларны беркайчан да, шул исәптән, хуҗалыкта да, караучысыз калдырмаска киңәш итә.
Нет комментариев