Шәһәрдә яшәүче ике кешене дәүләт автоинспекторлары автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткәндә туктата.
Транспорт чараларын шәһәрнең үзәк урамнарында документларны тикшерү өчен туктаталар. Руль артына утырган ир-атлар үзләрен шактый сәер тоталар. Алкотестер ярдәмендә тикшергәннән соң, аларның спиртлы эчемлекләр куллануына бер шик тә калмый.
Автомобильләрне штраф стоянкасына алып китәләр, ә менә закон...
Шәһәрдә яшәүче ике кешене дәүләт автоинспекторлары автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткәндә туктата.
Транспорт чараларын шәһәрнең үзәк урамнарында документларны тикшерү өчен туктаталар. Руль артына утырган ир-атлар үзләрен шактый сәер тоталар. Алкотестер ярдәмендә тикшергәннән соң, аларның спиртлы эчемлекләр куллануына бер шик тә калмый.
Автомобильләрне штраф стоянкасына алып китәләр, ә менә закон бозучыларга зур суммада штраф түләргә туры киләчәк. Монысы гына бер хәер, аларны әле транспорт чарасы белән идарә итү таныклыгыннан да ел ярымга мәхрүм итәчәкләр.
Нет комментариев