Полиция хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, районда өч ай эчендә көтүлекләрдән җиде сыер һәм үгез урланган. Җинаять кылучылар әлегә билгеле түгел.
Моннан тыш, юлда машинага бәрелеп дүрт терлек үлгән, машиналарга җитди зыян килгән.
Хуҗалар үз терлекләренә тиешенчә күз-колак булсалар, урлашулар да, аварияләр дә булмас иде.
Шуңа күрә полиция хезмәткәрләре тагын бер кат...
Полиция хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, районда өч ай эчендә көтүлекләрдән җиде сыер һәм үгез урланган. Җинаять кылучылар әлегә билгеле түгел.
Моннан тыш, юлда машинага бәрелеп дүрт терлек үлгән, машиналарга җитди зыян килгән.
Хуҗалар үз терлекләренә тиешенчә күз-колак булсалар, урлашулар да, аварияләр дә булмас иде.
Шуңа күрә полиция хезмәткәрләре тагын бер кат исегезгә төшерә: терлекләрне ярамаган урыннарда (машиналар күп йөргән юллар тирәсендә, авыл хуҗалыгы культуралары чәчелгән басуларда) көтәргә һәм караңгы төшкәч урамда калдырырга ярамый.
Нет комментариев