Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Ашыккан ашка пешкән...

Соңгы вакытта шәһәрдә ике авария булды. Беренчесе Хирург Шеронов урамында килеп чыкты. Шофер машинасын урынына куйганда шунда торган машинага бәрелә. Аның сүзенә караганда, ашыкканлыктан, ул әлеге машинага кадәр булган араны чамалый алмаган. Ә Смирнов урамында ике машина бәрелешкән. Машина йөртүчеләрнең берсе юл йөрү кагыйдәләренә игътибар итмичә, икенче машинага юл бирмәгән....

Соңгы вакытта шәһәрдә ике авария булды.
Беренчесе Хирург Шеронов урамында килеп чыкты. Шофер машинасын урынына куйганда шунда торган машинага бәрелә. Аның сүзенә караганда, ашыкканлыктан, ул әлеге машинага кадәр булган араны чамалый алмаган.
Ә Смирнов урамында ике машина бәрелешкән. Машина йөртүчеләрнең берсе юл йөрү кагыйдәләренә игътибар итмичә, икенче машинага юл бирмәгән.
Ике очракта да машиналар гына яньчелгән, кешеләр зыян күрмәгән.
Штраф салдылар
Узган атнада исерек килеш руль артына утырган өчен алты машина йөртүче җаваплылыкка тартылды.
Аларның дүртесен суд карары буенча машина йөртүче таныклыгыннан мәхрүм иттеләр һәм штраф салдылар. Ә ике кагыйдә бозучы идарә таныклыгыннан моңа кадәр үк колак каккан булган, шунлыктан аларга 10 тәүлектән алып 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза бирелгән.
Көймә моторсыз калган
Әҗмәрдә яшәүче берәү илле мең сумлык көймә моторыннан колак каккан.
Ул үз көймәсен елга буенда калдырып китә дә, өч көн килми, шушы вакыт эчендә моторын урлап китерләр дип аның башына да килми.
Караклар йоклап ятмый шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев