Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Пиротехника белән сак булыгыз

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен традицион бенгаль утлары, төрле төстәге конфетти тутырылган хлопушкалардан башка күз алдына да китереп булмый.

Хәзер инде аларга шактый зыян китерә торган пиротехника әйберләре - петардалар, фейерверклар, ракетницалар да кушылды.
Исегездә тотыгыз - аларның барысын да урамда гына кулланырга ярый. Мондый әйберләрне кулланганда башта инструкциясе белән танышып чыгыгыз.
Салютларны (хлопушка һәм бенгаль утларыннан тыш) кулдан, балконнан һәм лоджиядән җибәрергә, пиротехника әйберләре янына аларны җибәргәч, ике минут үтмичә якын килергә ярамый. Әгәр пиротехника әйберләре юешләнсә, аларны батареяда, мичтә һәм җылыткыч өстендә киптермәгез.
Пиротехниканы сатып алганда тиешле сертификаты, рус телендә язылган инструкциясе, куллану срогы бармы-юкмы икәнен тикшерегез һәм әйберләрнең тышкы ягына игътибар итегез. Бөгәрләнгән, юешләнгән, корпусы яки фитилендә чатнаган урыннары булган пиротехника әйберләрен кулланмавыгыз хәерлерәк булыр, чөнки аларның составына кергән яна торган матдәләр һәм дары янгын чыгарырга мөмкин.
Куллану кагыйдәләрен бозганда яки дөрес сакламаган очракта алар бик тиз кабынып китеп, сезгә зыян китерергә яки янгын чыгарырга мөмкин.
Бу кагыйдәләрне үтәсәгез бәйрәмнәрегез күңелле үтәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X