Еш кына хезмәт кенәгәләрендә бөтен мәгълүматлар да күрсәтелми, шуңа күрә пенсиягә чыкканда кайбер кыенлыклар булырга мөмкин. Бу очракта нишләргә?
ТР Спас районы буенча Пенсия фонды идарәсе белгечләре аңлатуынча, раслау өчен түбәндәге документлар кабул ителә:
- закон нигезендә төзелгән язма хезмәт килешүләре;
- колхозчыларның хезмәт кенәгәләре;
-эш бирүчеләр яки ти ешле дәүләт (муниципаль) органнары биргән белешмәләр;
- приказлардан выпискалар;
- хезмәт хакы түләнгән лицевой счетлар һәм ведомстволар;
Кирәкле белешмәләрне алу өчен кеше элек үзе эшләгән оешмага яки аның урынына калган оешмага мөрәҗәгать итә. Күп кенә оешмаларның ябылуын онытмагыз. Ул вакытта өстәге оешмага яки архивка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
фото http://pensia-expert.ru/
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев