Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Файдалы мәгълүматлар

Мул уңыш алу өчен теплицаны яңа сезонга ничек әзерләргә

Теплицаларны һәм туфракны дөрес әзерләү – уңышның нигезе.

Яз җитү белән бакчачылар яңа сезонга әзерләнә башлыйлар. Теплицаларны һәм туфракны дөрес әзерләү – мул уңыш алуның нигезе. «Россельхозцентр»ның Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова берничә файдалы киңәш бирде.

Теплицаны хәзерләү: нәрсәдән башларга?

Теплицаны һава температурасы тотрыклы рәвештә +10 градустан артып киткәндә хәзерли башлау яхшырак. Бездә бу гадәттә март ахырында-апрель башында була. Үсентеләрне утырту сроклары һава шартларына карап үзгәрергә мөмкин икәнлеген дә онытмаска кирәк.

Беренче адым – теплицаны әйбәтләп җыештыру. Узган елгы үсемлекләрнең калдыкларын чыгарып атыгыз, барлык өслекләргә дезинфекция ясагыз. Моның өчен бакыр купоросы эремәсе яки махсус дезинфекция чаралары ярый. Алар авырулар һәм корткычлар таралуны булдырмый калырга ярдәм итәчәк.

Киләсе этап – теплица конструкциясен тикшерү. Пыяланың һәм пленкада ярыклар булу-булмавын, шулай ук ишекләрнең һәм тәрәзәләрнең ныклыгын тикшерегез. Үсентеләр өчен тиешле шартлар булдыру өчен, кимчелекләрне бетерергә кирәк.

Туфракны ничек хәзерләргә?

Теплицада 10-15 см калынлыктагы җирнең өске катламын алып, аны яңа туфрак белән алыштырырга киңәш ителә. Идеаль катнашма – 2:1:1 нисбәтендә бакча туфрагы, черемә һәм торф. Туфрак катнашмасын яхшылап болгатыгыз һәм аны теплицага тигез итеп таратыгыз.

Туфракта патоген микроорганизмнар белән көрәшү өчен Trichoderma гөмбәсе нигезендәге фунгицидлар кулланыгыз. Бу препаратлар туфракны савыктыруга ярдәм итә.

Кайчан һәм нинди үсентеләр утыртырга?

Теплицада помидор, борыч, кыяр һәм баклажан кебек төрле яшелчә культуралары утыртырга була. Помидор һәм борычларны җылырак туфракка утырту яхшырак, шул ук вакытта кыяр бераз температура үзгәрешләренә түзә ала.

Кояш нурларыннан яфраклар пешмәсен өчен, белгечләр үсентеләрне болытлы көнне яки кич белән утыртырга киңәш итә. Утыртканда помидорны бер-берсеннән 40-60 см ераклыктагы 15-20 см тирәнлектәге чокырчыкларга, кыярны – 30-40 см ераклыктагы 10-15 см тирәнлектәге чокрычыкларга утыртыгыз.

Утыртканнан соң, тамырларына зыян китермәс өчен, үсемлекләргә җылы су сибегез. Суны даими сибәргә кирәк, әмма тмпдә артык дым да булырга тиеш түгел.

Үсентеләрне ашламалау һәм тукландыру

Ашламаларны сайлау һәр культураның ихтыяҗына бәйле. Гадәттә туфракка составында азот, фосфор һәм калий булган комплекслы минераль ашламалар, шулай ук тирес яки компост кебек органик ашламалар кертәләр.

Үсү вакытында үсентеләрне өстәмә тукландыру иң нәтиҗәлесе булып тора, бу үсемлекләрне барлык кирәкле туклыклы матдәләр белән тәэмин итә һәм аларның стресска чыдамлыгын арттыра.

Теплицаларны һәм туфракны дөрес әзерләү – уңышның нигезе. Яшелчәләрнең һәр төре үсү өчен аерым шартлар таләп итә, шуңа күрә эшне башлар алдыннан аларны үстерү буенча киңәшләрне өйрәнегез. Теплицаны һәм туфракны яхшылап әзерләсәгез, бакчагыз сезне мул уңыш белән сөендерер!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев