Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Файдалы мәгълүматлар

Машинаны ремонтка биргәндә нәрсә белергә кирәк

Сорауларга Чистай территориаль органы контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгеч-эксперты Дмитрий Тютюрин җавапп бирә.

«Бер ай элек остаханәдә машина двигателен ремонтлаттым. Шактый акча түләдем. Ләкин озак йөри алмадым. Машинам юл уртасында сүнде. Аны башка кабыза алмадым. Аккумуляторның клеммалары бар да тәртиптә. Электр чыбыкларына зыян килгән дип уйладым. Сервиска алып баргач, ГРМ (газ бүлү механизмы приводы) каешы өзелгәнлеге ачыкланды. Моннан бер ай элек алыштырылган каеш. Яңа каеш сатып алып куярга туры килде. Нәтиҗәдә тагын өч мең сум акча китте. Ә күпме вакыт кирәк булды, күпме нервы бетте... Мондый хәлдә кая зарланырга?».

– Дмитрий Владимирович, әгәр автосервиста икенче яки өченче тапкыр рәттән бер үк агрегатны ремонтласалар, бер үк запас частьне алыштырсалар, кая барырга?
– Бу останың үз эшен сыйфатсыз башкаруын яки сыйфатсыз запас частьләр куллануын күрсәтә. 
Мондый очракта башта останың үзенә яки сервис җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәргә һәм вәзгыятьне аңлатырга кирәк. Автосервиста булса, моны шулай ук шикаять китабы ярдәмендә дә эшләргә мөмкин. Вәзгыятьне җентекләп аңлатыгыз, исемегезне, фамилиягезне, элемтә өчен телефон номерыгызны калдырыгыз. 

Әгәр бу ярдәм итмәсә, үтенечләрегез игътибарсыз калса, контрольлек итүче органнарга – кулланучылар базарындагы хокук бозуларга каршы көрәш бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Сезгә гариза язарга, хәлне җентекләп аңлатырга кирәк булачак. Сервис тарафыннан бирелгән чеклар, эш өчен түләүне раслый торган башка документлар сакланса, бик әйбәт булачак. Алар юк яисә сервис аларны бөтенләй бирмәгән икән, шаһитларның күрсәтмәләренә таяныгыз. Бәлки, сезнең белән дустыгыз, туганыгыз, танышыгыз булгандыр. 

Кайбер автосервисларда хуҗалар видеокүзәтү камераларын урнаштыра. Бу очракта ремонтка килгән көнне видеоязманың күчермәсен сорап алыгыз. 

Аеруча җитди очракларда махсус техник экспертиза үткәрү дә таләп ителәчәк. Ул машина ватылу сәбәпләрен, сыйфатсыз детальләрне куллану фактын һәм башкаларны төгәл билгеләячәк. 

– Автосервиста машинаны бозсалар, нишләргә?
– Автосервис белән кулланучы арасындагы мөнәсәбәтләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә. Закон буенча, автомобильне ремонтка тапшырганда, кабул итү-тапшыру акты булу мәҗбүри. Мондый документка кул куйганнан соң, автомобиль өчен тулы матди җаваплылык техник хезмәт күрсәтү станциясенә төшә. Автосервис хезмәткәрләренең эше (яки, киресенчә, эшләмәве) аркасында автомобильгә зыян килсә, транспорт хуҗасы компенсация сорап мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Башта сервис администрациясе белән килешеп карарга кирәк. Әгәр дә алар сезнең үтенечкә җавап бирмәсә, мәсьәләне контроль органнары, ә аннары – суд аша  хәл итәргә туры киләчәк. 

Шул вакытта автосервис белән төзел-гән хезмәт күрсәтү турында килешү зур әһәмияткә ия булачак. 
Автомобильгә китерелгән зыян зур булса, транспорт чарасын автосервис-тан бөтенләй алмавың хәерлерәк. Бу очракта бернинди документка кул куярга ярамый, чөнки кайбер хәйләкәр хуҗалар траснпортны хуҗасына тапшыру актына "претензияләр юк" дигән пунктны кертә.

Сүз уңаеннан, машинаны ремонтка тапшырганчы, аны төрле яктан фотога төшерергә, видео ясарга кирәк. Бу машина кузовында кимчелекләр булмавын исбатларга ярдәм итәчәк. 

– Машинаны кая ремонтларга киңәш итәсез?
– Иң яхшысы – моны рәсми дилерда эшләү. Чөнки мондый автосервисларда гадәттә тәҗрибәле белгечләр эшли, заманча җиһазлар һәм сыйфатлы запчастьләр кулланыла. Өстәвенә, башкарылган эшләргә гарантия бирәчәкләр. 
Машина хуҗасы автомобильне ремонтлаганда катнашырга хокуклы икәнен дә билгеләп үтәсем килә. Закон буенча, автосервис җитәкчелеге моңа каршы килә алмый. Эшләрне сыйфатлы итеп башкаруларына инанасыгыз килсә, машинагыз янында тора аласыз. 

– Ремонт бик озакка, айлар буена сузылса, нишләргә?
– Әйтик, сез машинаны яңа гына сатып алдыгыз, ди. Гарантия срогы вакытында машинада нәрсәдер ватылып, сез рәсми дилерлык үзәгенә гарантия буенча ремонт ясатырга киләсез.  Мондый очракта, закон нигезендә, ремонт вакыты 45 тәүлектән артмаска тиеш. Машина автосервиста озаграк торган очракта, сез аны кире салонга кайтаруны, ә сезгә акчаны кайтарып бирүләрен таләп итә аласыз. Әмма мондый хәлләр сирәк була. Күбесенчә машина хуҗалары тимер атларын гадәти автосервисларда, еш кына – шәхси осталарда ремонтлый. Ә монда ремонт вакыты ике якның килешүенә бәйле булачак. Кирәкле запас частьләр булмау, ремонтның күп вакыт таләп итүе, останың авыруы һәм башка сәбәпләр аркасында ремонт шактый озакка сузылырга мөмкин. 

– Автосервис үз хезмәтләренә чеклар бирергә тиешме?
– Бирергә тиеш. Ә сез аларны таләп итәргә хокуклы. Бу сезгә монда хезмәт күрсәтүләренә үзенә күрә гарантия булачак. Җаваплылыгы чикле җәмгыятьләр касса чекларын, шәхси эшмәкәрләр – товар чегын бирергә тиеш. 

– Автосервис ремонттан соң автомобильне бирми кала аламы?
– Юк. Машина чит милек булып санала, шуңа күрә аны тотып калу законсыз дип танылачак. 
Икенче яктан, автосервиска чит машинаны тотып торуның мәгънәсе юк. Хуҗасы аны ремонтлау өчен түләмәгән очракта гына. Әйтергә кирәк, ремонт хезмәтләре килешү нигезендә вакытында һәм сыйфатлы башкарылырга тиеш. 

– Сезнең практикада транспортка бәйле очраклар булдымы?
– Берничә машина хуҗасының мөрәҗәгать иткәне булды. Нигездә шикаятьләр сыйфатсыз запас частьләргә кагылды. Мәсәлән, бер очракта машина хуҗасы радиатор сатып алган, шунда ук аны куйдырган. Шул ук көнне кич белән машина начар эшли башлаган. Радиаторны карагач, аның җөй буенча ярыгы барлыгы ачыклана. Радиаторның заводтан шундый чыгуы күренеп тора. Әмма сатучы акчаны кайтарып бирүдән баш тарта. Ул моны дәгъва төзегәннән соң гына эшләде. 

Тагын ике кеше яңа сатып алынган аккумуляторлар белән проблемалар булуын ачыклаган.  Бер сатучы аккумуляторны яңасына алыштырып биргән, ә икенчесе аның исеменә язма дәгъва белән мөрәҗәгать иткәннән соң гына эшләде. 

Гомумән алганда, безнең районда сатучылар һәм автомастерской хуҗа-лары мондый мәсьәләләрне яхшылык белән хәл итәргә тырышалар. Чөнки һәрвакытта да килешергә, эшне контроль органнарын җәлеп итүгә, судка кадәр җиткермәскә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев