Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Файдалы мәгълүматлар

Машинаны артык түләмичә ничек сатып алырга

Яңа машина сатып алырга булдыгызмы? Без сезне чын күңелдән котлыйбыз! Һәм берничә файдалы киңәш бирәбез.

  1. Башта төрле автосалоннарга шалтыратып, машина бәяләре һәм аларның бармы-юкмы икән-леге белән кызыксыныгыз. Моңарчы күрелмәгән ташламалар тәкъдим итсәләр, ышанмагыз, чөнки бу клиентларны салонга җәлеп итү ысулы. Салонга барыр алдыннан, интернетта машина хуҗаларының аның турында фикерләрен укыгыз. Бәлки, алар сезгә дөрес юнәлеш күрсәтерләр. 
  2. Килешүгә алдан ук кул куймагыз, машинаны караганчы, аны тикшергәнче аванс түләмәгез. Сезне алдарга мөмкиннәр.
  3. Автомобиль сату-алу килешүен игътибар белән укыгыз, бигрәк тә аның вак шрифт белән язылган өлешләрен. Әгәр кредитка сатып алсагыз, яшерен комиссияләрнең булмавын һәм процент ставкасының дөреслеген тикшерегез. Ул алдан әйтелгәннән шактый югарырак булырга мөмкин. Менеджер кинәт кенә килешүне башка кабинетка алып чыгып китеп, аны яңадан алып керсә, документны яңадан укып чыгыгыз. Тартынмагыз һәм ялкауланмагыз. Бу сезне мошенниклыктан саклап калачак.
  4. Сезгә өстәмә хезмәтләр – автомо-бильнең кыйммәтрәк комплектациясен, борт компьютерының функциональ мөмкинлекләрен киңәйтү, иминиятләштерү, сервис эшләре һәм башкаларны көчләп тагарга тырышкан автодилерларның тәкъдимнәрен кабул итмәгез. Шулай итсәгез, үзегезгә бөтенләй кирәкмәгән мөмкинлекләр өчен өстәмә акча түләдән котылырсыз. 
  5. Машина сатып алганда банк картасы белән түләү яхшырак. Онлайн-банк булган очракта, шунда ук кулыгызда түләү турында документ булачак. Акчалата түлисез икән, касса чегын таләп итегез. 
  6. Машинаны алып китәр алдыннан, анда кимчелекләр – тырналган, бәрелгән урыннар булмавына инаныгыз. Двигатель, кузов, шасси, шулай ук VIN номерын чагыштырыгыз, техник сыеклыкларның булуын һәм дәрәҗәсен тикшерегез. Шуннан соң гына кабул итү-тапшыру актына кул куегыз.
  7. Автомобиль белән бергә сезгә документлар – сату-алу килешүе, касса чегы, транспорт чарасы паспорты, гарантия талоны, сервис кенәгәсе тапшырырга тиешләр.
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев