Дәгъваны ничек төзергә
Спас районында яшәүчеләргә киңәшләрен белгеч бирә.
Ольга Владимирова хатыннан, Болгар шәһәре.
Шәһәрдә яшәүченең соравын без ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты Дмитрий Тютюринга юлладык.
– Дөрес төзелгән дәгъва – гаделлекне торгызу һәм хокукларыңны яклауга беренче адым. Бу документта үз таләпләреңне ышандырырлык һәм төгәл итеп бәян итәргә кирәк. Бу хәлне уңышлы хәл итүгә мөмкинлекне арттырачак.
Документ башында сез дәгъва юллана торган затның тулы исемен яки исем-фамилиясен күрсәтергә тиеш. Аннары сезнең мәгълүматлар: Ф.И.О., хатлар өчен төгәл почта адресы һәм телефон номеры языла.
Текстта товарны сатып алу яки хезмәт күрсәтүнең төгәл көнен күрсәтергә, шулай ук бәхәс объектын җентекләп тасвирларга кирәк. Мәсәлән, товар (исеме, моделе, характеристикалары, бәясе) яки хезмәт күрсәтү (исеме, күләме, бәясе).
Сатып алу яки хезмәт күрсәтүне раслау өчен түләү турындагы документның реквизитларын (чек номеры, килешү датасы, счет номеры һәм башкалар) күрсәтергә кирәк.
Аннары кыскача гына про-блеманың асылын, ачыкланган кимчелекләрне тасвирлыйсыз. Шулай ук проблеманы кайчан һәм нинди шартларда ачыклавыгызны күрсәтәсез.
Дәгъвада шулай ук үз таләп-ләрегезне дә языгыз: товарны шундый ук товарга алыштыру, түләнгән сумманы кире кайтару, кимчелекләрне түләүсез бетерү, зыянны компенсацияләү.
Таләпләрегезнең үтәлүен көт-кән тиешле вакытны билгеләгез.
Дәгъва азагында дәгъваны төзү датасын күрсәтегез, имза куегыз һәм кушымта итеп бирелгән документларның (чеклар, гарантия талоны, килешү күчермәләре, кимчелекләрнең фотосурәтләре яки видеоязмалары, актлар) исемлеген теркәгез.
Дәгъва ике нөсхәдә төзелергә тиеш. Бер нөсхәсен сез адресатка тапшырасыз, икенчесе сездә кала.
Дәгъваларны тапшыруның берничә ысулы бар. Бу документны тапшырганда, оешма вәкиленең сезнең нөсхәгә кул куюын таләп итегез. Ул кәгазьне кабул иткән көнне, үзенең вазыйфасын, исем-фамилиясен күрсәтергә тиеш.
Шулай ук дәгъваны тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат белән җибәрергә мөмкин. Бу адресатның сезнең дәгъваны алуына ышанычлы дәлил булачак.
Дәгъваны тапшыру яки җибәрү фактын раслый торган барлык дәлилләрне (җибәрү турында квитанцияләр, тапшыру турында хәбәрнамәләр, алу турында тамгалы нөсхәгез) һәм сезнең бәхәскә кагылышлы барлык документларның күчермәләрен, шул исәптән язышуны, актларны, экспертлар бәяләмәләрен һәм башкаларны саклагыз.
Кайбер очракларда закон бәхәсне дәгъва юллау юлы белән судка кадәр җайга салуның мәҗбүри тәртибен күздә тота. Бу таләпне үтәмәү сезнең эшне судта караудан баш тартуга китерергә мөмкин. Мондый тәртип, мәсәлән, авиатранспортта йөк һәм почта ташу, тимер юл транспортында йөк ташу, элемтә хезмәтләре күрсәтү, туристлык продуктларының канәгатьләнерлек булмаган сыйфаты белән бәйле бәхәсләр вакытында мәҗбүри булып санала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев