Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

Дача амнистиясе дәвам итә

2006 елның сентябрендә "Күчемсез милекнең кайбер объектларына гражданнарның хокукын гадиләштергән тәртиптә рәсмиләштерү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 30.06.2006 елгы Федераль закон үз көченә керде.

Бу закон гражданнарга шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык белән шөгыльләнү, дача хуҗалыгы, шәхси торак төзү яки шәхси гараж төзү максатында бирелгән җир участокларын (2001 елның 29 октябрендә РФ Җир Кодексы үз көчен кергәнче бирелгән җирләр) һәм аларда төзелгән йортлар, гаражлар, дачалар һәм башка объектларны гадиләштереп исеменә рәсмиләштерергә хокук бирә. Күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерүнең җиңеләйтелгән процедурасы дача амнистиясе дип атала.
"Дача амнистиясе турында" дип халык арасына кергән закон еш кына аңлашылмаучылыклар тудыра. Күпләр бу закон дача участоклары хуҗаларының проблемаларын гына хәл итә дип фикер йөртәләр. Чынбарлыкта закон зуррак хокукларга ия.
Дача амнистиясе турында законны кабул иткәннән соң гражданнарга йорт төзү, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, шәхси гараж төзү, бакчачылык белән шөгыльләнү өчен бирелгән җир участокларына физик затларның хокукларына дәүләт теркәве үткәрү тәртибе гадиләште. Моннан тыш, бу участокларда төзелгән биналарны (торак йортлар, гаражлар, бакчачы йортлары) рәсмиләштерү тәртибе дә җиңеләйде. Дача амнистиясе хуҗаның кадастр эшләреннән башка, межалау үткәрмичә генә теркәүгә гариза бирә ала дигәнне аңлата. Шулай итеп, шактый кыйбат процедураны үткәрмичә, тиешле документларны хәзерләмичә күпме акчаны һәм вакытны янга калдырып була.
Иң мөһиме-бу закон иске законнар нигезендә яки үзлегеннән йорт төзегән гражданнарга объектны төзүгә һәм аны файдалануга тапшырганда җирле үзидарә органнары биргән рөхсәтне дә гамәлдән чыгара.
"Дача амнистиясе" гамәлдә вакытта законнарга үзгәрешләр кертелде: шәхси торак йортка хокукны гадиләштереп теркәү вакыты 2015 елның 1 мартына кадәр озайтылды, күчемсез милек объекты турында декларациянең яңа формасы расланды, хокукларга дәүләт теркәвен үткәрү һәм күчемсез милек хокукларын һәм алар белән килешүләргә дәүләт теркәве үткәрә торган органга җир участогын кадастр учётына кую турында гаризаны бер үк вакытта бирергә мөмкин.
Гражданин исеменә мирас яки башка сәбәпләр аркасында җир участогында төзелгән бина яки корылма күчсә, мондый очракта ул җир участогына үз хокукларын терки ала. Җир участогына дәүләт теркәве үткәргән очракта, бу гражданинның җир участогына хокукы барлыгын раслаучы документлар урынына түбәндәге документларны тапшырырга кирәк булачак:
мираска хокук бирүче таныклык яки бу гражданинның бинага яки корылмага хокукы барлыгын раслаучы башка документ;
бина яки корылманың элекке хуҗасының бу җиргә хокукы барлыгын раслаучы документларның берсе.
Закон инде биш ел гамәлдә булуына карамастан, актуальлеген әле дә югалтмаган. Җир участоклары һәм аларда урнашкан объектларны гадиләштереп теркәү хокукыннан әле барысы да файдаланмаган. Шуңа күрә барлык гражданнарга да алда күрсәтелгән объектларга милек хокукын теркәргә киңәш бирәбез.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе пресс-хезмәте
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X