Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүматлар

1 июльдән ипотека килешүләрен теркәү бетерелә, күчемсез милекне чикләү ипотекасы саклана

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе хәбәр итә - 2014 елның 1 июленнән Закондагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә күчемсез милекнең (ипотека) залог килешүенә дәүләт теркәве үткәрмиләр, ләкин элеккечә ипотека килешүе буенча күчемсез милекне чикләү сыйфатында теркәлә.

Килешүләрне дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Галина Гончарова сүзләренә караганда, үзгәрешләр дәүләт пошлинасын түләү тәртибенә дә кагылды. Ипотеканы теркәү өчен гаризаны залог бирүче дә, залог тотучы да күчемсез милекнең һәр объектына аерым бирә, шуңа күрә дәүләт пошлинасын да һәр объект өчен аерым, бертигез дәрәҗәдә түли. Дәүләт пошлинасы күләме үзгәрешсез калды: физик затлар өчен - 1000 сум; юридик затлар өчен - 15 мең сум.

Мәсәлән, кеше кредитны тәэмин итү өчен банк белән ипотека килешүен төзеп, үзенең фатирын күрсәтә. Бу очракта берьюлы ике кеше Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенә ипотеканы дәүләт теркәве турында гариза бирә, аларның һәрберсе дәүләт пошлинасы буенча үз өлешен түли (тигез өлештә- 1/2 өлеш) гражданин дәүләт пошлинасын физик зат буларак 1000 сумнан чыгып - 500 сум күләмендә, юридик зат буларак, банк вәкиле 15000 сумнан чыгып, 7500 сумын - үзенең 1/2 өлешен түли, дип аңлата Галина Гончарова.

"Тагын да катлаулы очракны карыйк, бу вакытта ир һәм хатын килешү буенча җиргә ипотеканы һәм андагы торак йортны (3 кеше һәм 2 объект) залогка куя. Ипотекага чикләүне теркәү идарәсенә бер юлы ир дә, хатын да, банк вәкиле дә һәр объект өчен (җир һәм йорт) аерым мөрәҗәгать итәләр. Бу очракта аерым гариза языла һәм дәүләт пошлинасы күчемсез милекнең һәр объекты өчен аерым түләнә, ул бертигез рәвештә өчкә бүленә. Җир өчен ир белән хатын физик затлар буларак, 1000 сумнан 1/3әр өлеш, ягъни һәрберсе 333 сум; банк вәкиле, юридик зат буларак, 15 мең сумнан 1/3 өлешен, ягъни 5000 сум түли. Шул ук күләмдә йорт өчен дәүләт пошлинасы да аерым түләнә. Шуны да истән чыгармаска кирәк, һәр кеше һәр объект буенча дәүләт пошлинасының үз өлешен аерым квитанция буенча түли,- диде Галина Гончарова.- Ипотекага килгәндә исә, үзгәрешләр аңа кагылмады.

Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ипотека Росреестр идарәсе дәүләт теркәве