Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять, сәясәт

Зур бер гаилә кебек

Россия көнендә авыл бәйрәмен уздыру өчкүллеләр өчен матур бер гадәткә әйләнде. Быел да халык бәйрәмне көтеп алды.

Ирина ТЕЛИЦЫНА
Бу яңгырларны авыл кешеләре күптән зарыгып көткән иде. Шуңа күрәме икән, көн иртәдән җил-яңгырлы булуга карамастан, халык Мәдәният йортына җыела башлады. Шунысын әйтергә кирәк, авыл көне бәйрәмен елның-елында олысы да, кечесе дә түземсезлек белән көтеп ала. Бәйрәм авылны үстерү, аны тагын да ямьлерәк итү өчен көч һәм тырышлыкларын кызганмаган өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәтләүдән башланды. Виктор Киселев, Вера Тимохина, Мария Елисова, Анна Каюрова, педагогия хезмәте ветераннары Маргарита Четаева белән Лидия Васильеваны сәхнә түренә чакырып кат-кат рәхмәт әйттеләр, озын гомер теләделәр.
Соңгы елларда авылда яңа туган сабыйларның саны арта баруы аеруча куандыра. Быел гына да ун бала туган. Алиса Седракян белән Полина Сычева гаиләдә беренче балалар булса, Марина Марянина белән Михаил Ганичев дүртенче шатлык булып туганнар. Быел дүрт бала беренче класска укырга барырга җыена. Авылда юбилейларын билгеләп үткән яки үтәргә җыенучы гаилә парлары да байтак. Виктор белән Любовь Кудаковлар илле ел пар канатлар булып яшиләр. Икесе дә озак еллар терлекчелек тармагында эшләгән. Халык Геннадий белән Валентина Кузнецовларны - алтын, педагогия хезмәте ветераннары Виктор белән Галина Севастьяновларны бергә яшәүләренә кырык биш ел, Виталий һәм Марина Ковальчук, Александр һәм Ольга Слепневларны көмеш туйлары белән ихластан котлады. Аларның барысы да әле күптән түгел генә төзелгән Руслан һәм Анна Ваһаповлар, Евгений һәм Ольга Шулдяковлар гаиләләре өчен үрнәк булып торалар.
Бәйрәм тантанасында катнашучылар Геннадий Плаксин белән Валентин Городчиковка армия сафларында намус белән хезмәт итеп кайтуларын теләделәр. Ә менә Валентина Избранова, Нина Рунова, Валентина Петухова һәм Геннадий Пыров яңа гына пенсиягә чыккан. Монысы да үзенә күрә бер вакыйга. Аларга иркенләп ял итүләрен теләделәр.
Ир-егетләрне быел беренче тапкыр билгеләнеп үтелүче Әтиләр көне белән дә котларга онытмадылар. Аеруча дүрт бала атасы Айрат Хәмидуллины җылы сүзләр әйтеп котладылар. Быел "Алтын йөрәк" традицион конкурсның җиңүчесе булып тәҗрибәле механизатор Николай Гуськов танылды. Ул егерме елдан бирле хатыны, беренче группа инвалид Валентинаны тәрбияли. Моннан унсигез ел элек ике кулсыз калган тормыш иптәшенең бердәнбер терәге булган бу кеше алдында баш иясе килә.
Авылның төзеклеге турында кайгыртып, үзләренең йортларын тагын да матуррак итү, тирә-як территорияне чиста тоту турында кайгыртучыларны да билгеләп үттеләр. Николай Филиппов, Валерий Яшин, Валентина Панфилова йортлары һәркемгә үрнәк булырлык!
Үрнәктә үткән авыл көнендә исә Мөсәвәрә Акҗегетова, Вәзилә Гашыйкова, Җәмил Сафиуллин, Мәрьям Гафурова, Иван Зимовец һәм башкаларның йортлары төзек һәм матур булуы белән аерылып тора, дип билгеләп үттеләр.
Үрнәктә яшәүче өлкән яшьтәге Таһирә Сабирҗанова, Әхәт Хәбибуллин, Минталип Шәрифуллин адресына да җылы сүзләр күп әйтелде. Озак еллар намуслы эшләп игелекле балалар тәрбияләп үстергәннәр алар. Лаеклы ялда булсалар да, авыл тормышыннан беркайчан читтә калмыйлар. Фәннур белән Тәнзилә Шәрәфетдинова, Рәис һәм Урсия Закировларны барысы да ихластан алтын туйлары белән тәбрик иттеләр. Авыл кешеләре мул итеп әзерләнгән табын янына җыелып, көндәлек мәшәкатьләрне азга булса да читкә куеп торып зур бер гаиләдәй иркенләп ял иттеләр.
Шунысын әйтергә кирәк, бәйрәмне оештыручылар авыл кешеләрен котлап кына калмады, аларга истәлек итеп сувенирлар тапшыру мөмкинлеген дә тапкан. Мәдәният, медицина хезмәткәрләре, укытучылар коллективы, балалар бакчасына йөрүчеләр, укучылар һәм җәйге яллар вакытында авылга кайтучы студентлар бәйрәмгә җыелучыларның күңелен күрү өчен тырыштылар. Алар авылдашлары хөрмәтенә төрле җырлар һәм биюләр башкардылар.
Тамашачылар Елена, Артем һәм Николай Избрановлар, Альбина Филиппова, Алевтина Ѓородчиковага һәм башка үзешчән артистларга гөрләтеп куп чаптылар.
Өчкүл һәм Үрнәк авылларында яшәүчеләр җиденче тапкыр әнә шулай зур бер гаилә кебек бергә җыелып авыл көнен билгеләп үттеләр. Бу бәйрәмне һәркем ярата һәм түземсезлек белән көтеп ала…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев