Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Заманча техника ярдәмгә килә

"Болгар Арыш" җәмгыяте механизаторлары куәтле тракторларны һәм тагылма техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүне төгәллиләр.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Заманча техника сабан һәм терлек азыгы культураларын тиешле вакытта чәчәргә мөмкинлек бирә. Бу культураларны быел хуҗалыкта 12 мең гектар чамасы мәйданда чәчәргә җыеналар.
Агрофирманың югары җитештерүчән техникасы кышкы саклауга бөтен шартлар тудырылган автотранспорт предприятиесе территориясенә куелды. Монда махсус җиһазландырылган ремонт бокслары, асфальтланган мәйданчыклар бар. Моннан тыш, белгечләр штаты тупланган һәм район авылларыннан вахта автобусында килеп эшләүче механизаторларны ашату оештырылган. Объект шәхси сак предприятиесе сагы астына куелган.
Раил Хәйруллин белән Рафик Хәбибуллин инде алтынчы тапкыр үзләренең куәтле "Джон Дир" тракторын, шулай ук киң колачлы дискаторны һәм чәчү комплексын кыр эшләре сезонына әзерлиләр. Бер трактор зур мәйданнарда эш башкарырга тиеш, мәсәлән, сезонга ул 16-17 мең гектар җир эшкәртә. Куәтле техника ярдәмендә бу эшләр уңышлы башкарыла. Механизаторлар сүзенә караганда, бу вакыт эчендә тракторга җитди ремонт кирәк булмаган, шулай да аңа үз вакытында техник хезмәт күрсәтергә кирәк. Соңгы елларда бу эшне механизаторлар үзләре башкара, шуңа күрә алдагы еллардагы кебек читтән белгечләр чакыртып, артык акча түгәргә кирәк түгел.
Куәтле тракторларга тагылган агрегатларга да кыр эшләре вакытында зур мәйданнарны эшкәртеп чыгарга кирәк. Дискатор бер тәүлеккә 140 гектарга кадәр туфрак эшкәртә, ә чәчү комплексын кулланганда 160 гектарга кадәр мәйданда чәчү үткәрелә. Чәчкәндә башка агротехника чаралары - культивацияләү, тырмалау, катоклау, ашлама кертү кебек эшләр дә башкарыла.
Тагылма комплекслар кыр эшләрендә сынатмаса да, аның кайбер өлешләре-дисклары, табаннары тиз туза. Сезонга аларны икешәр тапкыр, ә комсу җирләрдә һәм коры елларда тагын да ешрак алыштырырга туры килә. Басуга тулы әзерлек белән чыгу өчен хәзерге вакытта механизаторлар техниканың шушы өлешләрен алыштыралар.
- Кыр эшләренә ныклап әзерләнәбез, - ди Раил Хәйруллин, - чөнки эш күп булачак. Техника белән идарә итү авыр булмаса да, һәр эшне вакытында башкарып чыгарга кирәк. Кызу эшләр вакытында без ялларсыз, тәүлегенә уникешәр сәгать эшлибез. Сүз дә юк, моның өчен нык сәламәтлек тә кирәк...
"Джон Дир"дан башка, "Болгар Арыш" җәмгыятендә тагын ике "Нью Холланд" тракторы бар. Аларның берсендә - Юрий Заварихин, Александр Башкиров һәм Юрий Марготнов, икенчесендә Владимир Калашнов һәм Ринат Гәрәев эшли. Бу механизаторлар да хәзерге вакытта тракторларны һәм тагылма техниканы ремонтлау белән мәшгуль, һәрберсенә берәр дискатор һәм чәчү комплексын ремонтларга кирәк.
Заманча югары җитештерүчән техника безнең кырларда күптән түгел генә эшли башласа да, хәзер авыл хуҗалыгының иң мөһим - үсемлекчелек тармагын үстерүне алардан башка күз алдына да китереп булмый.
Рәсемнәрдә: В. Калашнов; Ю. Марготнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АПК