Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа төрдәге чит ил паспорты

Хәзерге вакытта миграция хезмәте яңа төрдәге чит ил паспортларын бирә башлады. Гади чит ил паспортыннан аның аермасы нидә?

Марина Князева,
Россия Федераль миграция хезмәтенең ТР Спас районында җитәкче вазифасын башкаручы.
Яңа төрдәге чит ил паспортында хуҗасының биометрик күрсәткечләре электрон мәгълүмат рәвешендә теркәлгән. Бу төгәл идентификацияне тәэмин итә, аны саклау дәрәҗәсен күтәрә. Моннан тыш, яңа паспортны куллануы да җиңелрәк. Ул 10 ел буе гамәлдә була, шуңа күрә паспорт хуҗасы яңа документ алу процедурасын сирәгрәк үтә. Документны хәзерләү 30 тәүлектән артмый.
Яңа төрдәге чит ил паспорты халыкара стандартларга җавап бирә. Ул булганда чик контролен үтү вакыты да кыскара.
Яңа төрдәге паспортны алу өчен шәхесне раслаучы документ, билгеләнгән формада паспорт бирү турында ике данә гариза, ике фоторәсем, 2500 сум дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (14 яшькәчә балалар өчен - 1200 сум), иске төрдәге чит ил паспорты кирәк булачак.
18 яше тулмаган балаларга чит ил паспортын ясату өчен тиешле формадагы паспортны бирү турында гариза, баланың туу турында таныклыгы, аның фоторәсемнәре, 14 яшьтән 18 яшькә кадәрлеләр өчен булса - РФ гражданины паспорты, баланың законлы вәкиле шәхесен ачыклаучы документлар, дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция кирәк булачак.
Исегезгә төшерәбез, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында 2010 елның 1 апреленнән электрон чит ил паспортын бирү турында гариза тапшыру активлаштырылган. Шулай итеп, бу хезмәттән дә файдалана аласыз.
Тагын бер нәрсәгә игътибарыгызны юнәлдерәсем килә: чит илләрдә ял итүчеләр өчен җәйге ял һәм каникуллар чорына аз вакыт калды. Ялыгызны планлаштырганда, чит ил паспортларыгызның срогына игътибар итеп, аларны вакытында ясату турында кайгыртыгыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X