Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Видеоконференция режимында

Үткән шимбәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков видеоконференция режимында республика киңәшмәсе үткәрде.

Биредә бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләре тикшерелде, алар арасында - "Торак-коммуналь хуҗалыгын үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында"гы Законны тормышка ашыру барышы, фельдшер-акушерлык пунктлары төзү, ремонтлау һәм заманчалаштыру, ветераннарга торак бирү, мәгариф объектларын капиталь ремонтлау, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү, авыл хуҗалыгында хәлләрнең торышы һәм башка мәсьәләләр каралды. Бездә киңәшмә барышын район башлыгы Камил Нугаев, төрле оешма һәм учреждение вәкилләре, башка җаваплы хезмәткәрләр күзәттеләр.
Торак һәм аңа капиталь ремонт үткәрү мәсьәләсен караганда төзелеш объектларында техника иминлеге мәсьәләләренә зур игътибар бирелде. Ни кызганыч, төзелеш объектларында элеккечә үк кимчелекләр күп. Соңгы вакытта гына да республикада 8 бәхетсезлек очрагы булган. Мондый хәл республика җитәкчелеген бик борчый һәм Президент бу мәсьәләгә ныклы контроль урнаштырырга кирәклеген әйтте.
Киңәшмә барышында Спас районының төзелеш объектларына кадастр паспортларын тулы күләмдә һәм вакытында бирүчеләр арасында булуы билгеләнде, шулай ук күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү дә тиешенчә үткәрелә. Узган атна ахырына төп күрсәткечләрнең район буенча - 97 процентка, ә аерым мәсьәләләр буенча - хәтта 112, 129 процентка башкарылуы билгеле булды.
Авыл хуҗалыгы тармагындагы хәлләр белән республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов таныштырып үтте. Бүгенге көндә хәлләр шәптән түгел, дип билгеләп үтте ул. Эссе һәм коры көннәр тору аркасында, бөртекле культуралар һәм үләннәрнең уңышы мактанырлык түгел. Моннан тыш, уракка төшкәч кенә республиканың шактый районнарында көчле яңгырлар яуды һәм давыллар булды. Шуңа күрә республика Президенты һәм авыл хуҗалыгы министры урыннарда ашлыкның һәр бөртеген, саламның һәр килограммын контрольдә тотуны йөкләде. Киңәшмәдә беренче чиратта республика ихтыяҗларын тәэмин итәргә, аннары гына ашлыкны читкә чыгару турында уйларга кирәклеге билгеләп үтелде.
* * *
Киңәшмәдә әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, урып-җыю эшләрен оештыру һәм үткәрү буенча район башлыгы Камил Нугаев җитәкчелегендә штаб төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент РТ видеоконференция