Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәртип саклау һәм контроль максатында

15 сентябрьдән Россия Федерациясе Административ суд эшләрен башкару кодексы гамәлгә кертелде. Юлия Широкова аңлатып үткәнчә, Кодекс Россия Федерациясе Югары Суды, гомуми юрисдикция судлары тарафыннан гражданнарның бозылган яки дәгъвалана торган хокуклары, оешмаларның хокуклары һәм мәнфәгатьләрен яклау турында административ эшләрне караганда һәм карар чыгарганда административ судны башкару тәртибен көйли. Алар административ, башка...

15 сентябрьдән Россия Федерациясе Административ суд эшләрен башкару кодексы гамәлгә кертелде.
Юлия Широкова аңлатып үткәнчә, Кодекс Россия Федерациясе Югары Суды, гомуми юрисдикция судлары тарафыннан гражданнарның бозылган яки дәгъвалана торган хокуклары, оешмаларның хокуклары һәм мәнфәгатьләрен яклау турында административ эшләрне караганда һәм карар чыгарганда административ судны башкару тәртибен көйли. Алар административ, башка ачык хокук мөнәсәбәтләреннән һәм дәүләт яки башка ачык вәкаләтләрнең законлыгы һәм нигезен суд контроле астында тотуга бәйле килеп чыгарга мөмкин.
Кодекс 365 маддәне үз эченә алган тугыз бүлектән тора: "Гомуми положениеләр", "Беренче инстанция судында эшнең гомуми кагыйдәләре", "Административ эшләрнең аерым категорияләре буенча суд эшләрен башкару", "Административ эшләр буенча гадиләштерелгән (язма) суд башкару", "Апелляция инстанциясендә суд эшләрен башкару", "Закон көченә кергән суд карарларын яңадан тикшерү", "Административ эшләр буенча суд актларын башкаруга бәйле һәм суд тарафыннан рөхсәт ителгән процессуаль мәсьәләләр", "Ахыргы положениеләр".
Шунлыктан РФ Югары Суды һәм гомуми юрисдикция судында булып, агымдагы елның 15 сентябренә кадәр тикшерелмәгән эшләр бу Кодекс нигезендә тикшереп хәл ителәчәк. Бу срокка кадәр тикшерелмәгән апелляция, кассация, күзәтчелек шикаятьләре аларны тикшергән вакытта гамәлдә булган процессуаль закон нигезендә хәл ителә. Физик затлардан мәҗбүри түләүләрне һәм санкцияләрне алу турында таләпләр РФ Административ суд эшләрен башкару кодексы нигезендә тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев