Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Таләпләрне үтәмиләр

Районның Пенсия фонды идарәсенә алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның беренче кварталында 21 эш белән тәэмин итүче үзендә эшләүчеләргә иминиятләштерү взнослары түләмәгән. Иминиятләштерелгән затларның булачак пенсиясе турыдан-туры шушы взносларга бәйле икәнне онытмаска кирәк. Шуңа да карамастан, "Агрохим", "Болгар Фиш" җәмгыятьләре, А.Подгорнов, А.Багдасарян, А.Синицин, Ю.Купоросов, Ф.Абдуллин һәм башкалар бер тиен дә иминиятләштерү...

Районның Пенсия фонды идарәсенә алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның беренче кварталында 21 эш белән тәэмин итүче үзендә эшләүчеләргә иминиятләштерү взнослары түләмәгән.
Иминиятләштерелгән затларның булачак пенсиясе турыдан-туры шушы взносларга бәйле икәнне онытмаска кирәк. Шуңа да карамастан, "Агрохим", "Болгар Фиш" җәмгыятьләре, А.Подгорнов, А.Багдасарян, А.Синицин, Ю.Купоросов, Ф.Абдуллин һәм башкалар бер тиен дә иминиятләштерү взносы түләмәде. Бу таләпне үтәүнең мәҗбүри икәнен оныталар булса кирәк.
Алынган мәгълүматларга нәтиҗә ясаганнан соң эш белән тәэмин итүчеләргә 133 таләп җибәрелде. Шуның нигезендә алар 1578,4 мең сум взнос һәм пеня түләргә тиеш. Җыелган пеня өчен дә таләпләр күп - 72гә җитә. Исәпләп чыгарсаң, шактый сумма җыела.
Отчетларны дөрес тутырып вакытында тапшыру, хезмәткәрләр өчен взносларны тулы күләмдә түләү - эш белән тәэмин итүчеләрнең барысы да бу таләпләрне үтәргә тиеш.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ПФР

2
X